Россиядә балык консервлары бәясе кискен арткан: сәбәбе – савытында

Импортны алыштыру һәм санкцияләргә каршы тору юнәлешендә зур көрәш алып барган Россиядә балык консервлары инфляциясе кискен арткан. Скумбрия, сайра консервлары – 20–22 процентка, тунецныкы – 19га, шпрот консервалары 14 процентка кыйммәтләнгән.

Консервның үзкыйммәтендә балык үзе түгел, савыты төп урын алып тора икән. Хикмәт шунда: санкцияләр нәтиҗәсендә җиз кыйммәтләнгән, консервның бәясендә савыт белән капкач өлеше 35–37 процентка җиткән. Кибеттән товар сатып алганда, хәзер аның бәясенә карап тормыйбыз, ияләндек, исебез китми. Бары тик картадагы яки янчыктагы акчаның тиз парга әйләнүенә генә гаҗәпләнеп куябыз. Без сизмәгәндә, санкцияләр безнең матди хәлебезне акрын гына кимерәләр. Икътисадчы Николай Кульбака: «2023 ел, мөгаен, Россия икътисадының акрын гына упкынга шуу елы булыр… Шулай да вазгыятьнең тиз начараюын көтәргә кирәкми», – ди. Упкынга төшкәндә, депрессиягә бирелмәс өчен, телевизор карарга була. Анда барысы да ал да гөл.

Рәсми мәгълүматлар алдаша, дип әйтергә җыенмыйбыз. Бары тик берәүләр, стакан яртылаш буш, икенчеләр, яртылаш тулы, дип әйтергә ярата. Икенче позицияне сайласаң, тынычрак яшисең. Росстат бар бит әле. Шул оешма 2022 елда Россия нефтенең үзкыйммәте түбәнәюен әйтә. Беренче кварталда ул тоннага 33,1 мең сум булган, ә дүртенче кварталда 18,6 мең сумга калган. Үзкыйммәтне якынча ике тапкыр киметкәннәр! Шатланмыйча, нишлисең, шатланасың инде. Ватанпәрвәрлек хисләре ташый. Әмма шундый шатлыклы хәбәрнең дә тешне сызлата торган ягы була. Тулаем алганда, Россия нефтенең үзкыйммәте 2012 елдан башлап даими рәвештә үсә. Хәтта ки 2022 елның түбәнгә төшкән 18,6 мең сумлык үзкыйммәте дә 2021 елныкыннан 20 процентка кыйммәтрәк. 2002 ел башында нефтьчеләр «кара алтын»ны чамасыз кыйбатка төшереп чыгарганнар, шул гына. Ел ахырына күрсәткечләр яхшырган, әмма яхшыртылганы да алдагы елныкыннан начаррак килеп чыккан. «Кара алтын»га бәяләр югары торган 2022 елда үзкыйммәт түзәрлек булган. Быел «бәя түшәме»нә бәрелгәч, һәм чималны Көнбатыш куйган чиктән дә арзангарак сата башлагач, үзкыйммәте хәлиткеч факторга әйләнгән. Җитмәсә, транспортлау чыгымнары да кискен үсеп (торбадан түгел, танкерлар белән ташырга туры килә), табыш юкка чыга язган. Тагын бер нәрсә бар: Росстат күрсәткечендә салымнар исәпкә алынмаган. Җир астыннан нефть кудыру чыгымнары гына саналган.

Салымнарны да өстәгәч, нефть компанияләренең хәле бер дә сөенерлек түгел, ди шул. Алар яңа проектларны туктатырга, җитештерүне киметергә мәҗбүр булачак. «Не секрет, что ресурсная база России по нефти ухудшается», – ди бу хакта «Российская газета». Күңелне төшермик шулай да. Косервланган балык алганда, балык түгел, савыты кыйммәтләнде, дип уйлагыз. Арзанлы балык ашыйм, дип ышансагыз, кәефегез яхшырыр. Һәрхәлдә, Росстат безгә шулай өйрәтә.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

 

 

 


Фикер өстәү