Ике фатирлы йортта янгын чыгып, дүрт кеше, шул исәптән ике бала һәлак булган

Янгын сәбәбе әлегә ачыкланмаган.

Яңа Мәскәү территориясенә керүче Троицк шәһәре Вороновское җирлегендәге (шәһәр МКАДтан 20 чакрым ераклыкта урнашкан) коточкыч янгын дүрт кешенең, шул исәптән ике баланың (3 яшьлек малай һәм 4 яшьлек кыз) үлеменә китергән. Янгын ике фатирлы йортта чыккан. Күрше фатирда яшәүчеләр торактан чыгып калырга өлгергән.

Мәскәү прокуратурасыннан хәбәр ителгәнчә, янгынның төгәл генә сәбәбе техник экспертиза үткәрелгәннән соң билгеләнәчәк.

Сүз уңаеннан, әле күптән түгел генә Казанның Вознесение бистәсендә ике балалы гаиләнең янгыннан соң йортсыз-җирсез калуы турында хәбәр ителгән иде. Аларны күршеләре сыендырган.


Фикер өстәү