Аденоидны кистерергәме, әллә юкмы?

Йоткылык бизе шешү (аденоид) – бала үстергән ата-ананың үзәгенә үткән күренешләрнең берсе. Борынга гына түгел, еш кына колакка да бәрә ул. Йоткылык бизе шешү тагын нәрсәсе белән куркыныч? Аденоидны кистерү мәҗбүриме? Отоларинголог Айгөл Газизова белән шул хакта сөйләштек.

– Аденоид нидән гыйбарәт? Ул нәрсә өчен кирәк?

– Адениод борын-йоткылык өлешендә урнашкан лимфа тукымасыннан гыйбарәт. Аларны гади күз белән күреп булмый. Табиб та аны еш кына зураеп, алга чыгып тора башлагач кына күреп ала. Аденоид эндоскопия ярдәмендә ачыклана. Организмга ул бик кирәк. Ник дигәндә, андагы лимфа тукымасы иммунитет өчен җавап бирә. Вирус, бактерия, гөмбәчекләр иң элек шунда эләгә.

– Йоткылык бизе ни сәбәпле шешә?

– Ул еш кына баланың организмында иммунизация башлануга ук, ягъни бала инфекцияләр белән очраша башлагач, зурая. Баланың йоткылык бизе шешүгә, чаң сугарга кирәкми. Ник дигәндә, элегрәк аденоид операция белән генә җиңеп була торган чир санала иде. Хәзер алай түгел. Заманча дәвалау ысуллары аны пычаксыз гына да җиңәргә мөмкинлек бирә.

– Кайсы очракта адеонидны алдыру котылгысыз?

– Әгәр йоткылык бизе шешү аркасында, балада даими рәвештә отит күзәтелсә, йоклаганда гырлау, сулыш туктап тору (апноэ) кебек күренешләр борчыса, аденоидны кистерү хәерле. Шешкән бизне табиб киңәш иткәннән соң да алдырмасаң, киләчәктә бала начар ишетә башларга, баш сөягенең йөз өлеше үзгәрергә, хроник томаудан интегергә мөмкин. Әлеге операция наркоз белән ясала. Шуңа күрә балага авыр булыр, куркып калыр дип борчыласы юк.

– Бизләр зураю аркасында ютәл дә пәйда була аламы?

– Әйе. Ник дигәндә, зурайган аденоид лайла белән каплана һәм шул лайла борын яки йоткылык аша тавыш ярыларына кадәр төшә, кеше ютәлли башлый.

– Аденоидларны алдырганнан соң, балага ничә көннән соң урамга уйнарга чыгарга рөхсәт ителә?

– Операция ясалган көнне үк рөхсәт ителми, билгеле. Әмма 4–7 көн узгач, баланы курыкмыйча урамга уйнарга алып чыгарга була.

– Мондый операциядән соң бала, салкын тиеп, сирәгрәк авырый, диләр…

– Бу аңа һич кенә дә бәйле түгел. Әгәр аденоидлар аркасында бала начар ишеткән булса, операциядән соң ул яхшы ишетә башлаячак. Шул ук йоткылык бизе зурайгач йөзенең формалары үзгәргән булса, операциядән соң ул да рәтләнәчәк.

– Диңгезгә барып кайтсаң, аденоидларны дару һәм операциясез дә җиңеп була дигән ышану яши. Бу сүзләрдә хаклык бармы?

– Дымлы һава адеонид белән тилмерүче өчен генә түгел, һәркемгә кирәк. Ул борын һәм йоткылыкның лайлалы тышчасын дымландыра.

– Аденоид дип дәвалап, чынлыкта яман шеш булып чыккан очраклар да бар…

– Тәҗрибәле табиб борын-йоткылык өлешенә эндоскопия уздырганда, моның адеониодмы-түгелме икәнлеген шундук ачыклаячак. Шик туган очракта шешле урыннан биопсия алына.

– Йоткылык бизе зураюны кисәтү өчен ни эшләргә?

– Моның өчен ниндидер махсус киңәшләр юк. Аденоидлар зураю – гадәти күренеш. Балалар арасында бигрәк тә еш күзәтелә ул. Вакытында чарасын күрсәң, дәвалауга да бирешә.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү