Банк тотаргамы, бор карбиды җитештерергәме?

Финанс спекулянтлары, зур мәтәлчек атып, упкынга очуларын дәвам итә. Үзәк банкларның мул итеп акча басулары, бөлгән банклар милкен сату әлегә көтелгән нәтиҗәләрне биреп бетерә алмый.

Вазгыять, киресенчә, бу юллар авторы әйткән якка таба авыша: чылбыр реакциясе туып килә. Безнең фаразны дүшәмбе көнне JPMorgan – дөньяның иң зур банкларыннан берсе булган трансмилли финанс конгломераты аналитиклары кабатлады: Credit Suisse кәгазьләре очсызланудан килгән югалтулар чылбыр реакциясе куркынычы тудыра, диделәр. Дөрестән дә, ашыгыч рәвештә Credit Suisseны сатып алган UBS банкы дүшәмбе көн сәүдәсендә үзе очсызланды: акцияләренең кыйммәте 10,49 процентка төште. Немец банклары һәм иминиятләштерү компанияләре Deutsche Bank һәм Allianz шулай ук очсызланалар, чөнки активларында җимерелгән швейцар банкының облигацияләре байтак. Американың зурлыгы ягыннан 14 нче урында торган First Republic Bankының акцияләре дүшәмбе көнне 44 процентка очсызлангач, алар белән сәүдәне туктаттылар. Дистәләгән АКШ банкы егылып баручы финанс оешмасына ярдәм кулы сузып карадылар – булышмады.

Банклар һәм валюталар ярышып очсызланалар. Төрек хөкүмәтләрендә озак еллар икътисад министры һәм тышкы эшләр министры булып торган Али Бабаҗан телевидениедә туры эфирда кесәсеннән 200 лиралык купюра чыгарды да: «2009 елда бу 134 доллар иде, хәзер – 9 доллар», – диде. Валютасы күпме генә очсызланмасын, Төркия соңгы елларда реаль икътисадны үстерүдә күзгә күренерлек уңышларга ирешә. Пилотсыз техника җитештерү һәм экспортлау буенча дөньякүләм лидерга әверелде, беренчелекне үз кулында ышанычлы тота. Конвейердан төшәргә әзерләнүче бәясе 50–60 мең долларлык төрек электромобилен сатып алу өчен кешеләр чиратка тезелде. Хәтта акчаны алдан түләп куялар.

Соңгы көннәрдә төрек мәгълүмат кырын бор карбиды турында хәбәрләр шаулата. Дүшәмбе көнне Балыкесир шәһәрендә шундый яңа материал җитештерүче завод эшли башлады. Елга мең тонна бор карбиды җитештерәчәк. Тагын бер төрек шәһәрендә куәте 5 мең тоннага җитәчәк янә бер заводны сафка бастыру планлаштырыла. Югары катылыкка ия булган бу материал (корычтан калышмый) сәнәгатьнең барлык тармакларында, аеруча оборона сәнәгатендә кулланыла. Бронежилетлар һәм танк калканнары, двигательләр аңа мохтаҗ.  Борның дөнья запаслары Төркиядә тупланган – 73 процентны тәшкил итә. Бор рудасын бор карбидына әйләндерсәң, кыйммәте 300 тапкыр арта, калканлы техника материалы итсәң, 2 мең тапкыр үсә, ракета двигателе җитештерүдә кулланырлык дәрәҗәгә җиткерсәң, 35 мең тапкыр кыйммәтләнә. Төрекләр менә шундый өстәмә кыйммәткә өметләнәләр.

                                      Рәшит Фәтрахманов

 

 


Фикер өстәү