«Кострома өлкәсендә «Казан» сүзе пароль булып хезмәт итте»

Кострома өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез Татарстанга кунакка килеп китте. Бүләк итеп «Кострома татарлары» дип аталган китап-альбом алып килгәннәр. Тәкъдим итү кичәсендә тарихчы Дамир Исхаков  аларны образлы итеп «томан артына кереп югала барган» милләттәшләребезнең бер төркеме дип сурәтләде. Әмма шунысы барыбер шатландыра: томан артына кереп бара кебек тоелса да, югалмаган әле. Өлкә тарихчылары Ренат Абянов белән Марат Сәфәров әнә шундый фаҗига булмасын өчен  бар көчләрен куялар. Бу җирләрдә татарлар өч гасыр буена диярлек Идел буена сыенып яшәгән.

Ният кенә кирәк

Барысы да көтелмәгәндә башлана. Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллык бәйрәменә килгән егетләр Болгар каласында очраклы гына тарих фәннәре кандидаты, этнограф Фәридә Шәрифуллина белән очрашалар. Сөйләшеп китәләр. Баксаң, моннан шактый еллар элек, әле студент чагында, диплом эшенә материал җыяр өчен, Фәридә ханым Касыйм татарларының тарихын өйрәнергә барган була. Ниндидер эзлеклелек табып, Кострома өлкәсенә дә килеп чыга.

– Беренче тапкыр Кострома өлкәсендәге Татар бистәсенә килеп чыккач,  аралашып китәр өчен «Казан» сүзе пароль булып хезмәт итте, – дип искә ала ул. – Бу сүз ачкыч кебек булды. Башта сак кына караш ташлаган милләттәшләребез шундук кунакка чакыра башладылар, ачылып сөйләштеләр. Мин фотограф Рәшит абыем белән идем. Ул төшерде, мин бистә кешеләренең сөйләгәннәрен язып алдым.  Диплом эшем Касыйм татарлары турында булганга, Костромада яшәүчеләр турында  материалларны  кирәккә дип түгел, кызыксынып кына җыйдым. Бик озак кул тимичә ятканнар иде. Егетләр белән  сөйләшкәч, кызыксынып китеп,  инде ничәмә-ничә ел тузан җыеп яткан архивны эшкә җигәргә булдык.

Шул очрашудан соң егетләргә гүя канат куйгандай була. Фәридә ханымның эшен дәвам итеп, алар  Татар бистәсендәге халык белән аралашалар, материаллар җыялар, видеоларга төшерәләр, фотосурәтләр ясыйлар.

– Һәр ишекне шакып, өйләренә кереп, сандыкларын ачтырып, ике елга якын мәгълүмат җыеп йөрдек, – ди егетләр. – Ни кызганыч, монда яшәүчеләр телне күптән онытканнар диярлек инде. Бик олы яшьтәгеләр генә аңлый һәм кайбер сүзләрне куллана. Еш әйтелгәннәрен яшьләр дә онытмый, балалар да кабатлый.  Без бу китапта шул сүзләрдән төзелгән сүзлекне дә бирдек.  Әйе, татарлык бетә бара дип әйтергә мөмкин,  әмма, ничек кенә булмасын, монда яшәүчеләр үзләрен, һичшиксез, татар дип саныйлар.  Башларына түбәтәй кияләр, мәчеткә йөриләр. Шунысы да бар: Идел буенда төзелгән бу Татар бистәсе күптән инде шәһәр белән тоташкан. Онытылу процессы шуңа күрә дә бик көчле, күрәсең. Гореф-гадәтләрне мәчет ярдәме белән торгызырга тырышабыз. Татар телендә аңламасалар, русча сөйлибез. Үзебездә китапны тәкъдим иткәндә, ник безгә дә кермәдегез, истәлекләребез бик күп иде дип, яныбызга бик күп милләттәшләр килде. Шуңа күрә китапның икенче томы да булыр дип уйлыйбыз әле. Тукталып калмаска исәп. Бу җәһәттән Бөтендөнья татар конгрессының Төбәкчеләр комитеты җитәкчесе Альберт Борһанов та: «Мондый егетләр булганда татар яшәр, китаплар да булыр», – дип, бик матур нәтиҗә ясады.

Татар бистәсе

Костромадагы Татар бистәсенең килеп чыгышы турында берничә фикер яши. Берәүләр аларны татар-монгол токымыннан дип саный. Икенчеләр исә, әсирлеккә төшеп,   Романов шәһәрендә яшәгән ногайларның дәвамы дип раслый. Тарих битләреннән күренгәнчә, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, халык, тыныч урын эзләп, яшәгән урынын ташлап китә. Шул вакытта күп кенә морзалар да Россия империясенә юл алалар һәм  хезмәткә алуларын үтенәләр. Татарларны үзләренә тарту өчен миссионерлар да Урдага юнәлә.  Шулай итеп, Россия территориясендә татар бистәләре барлыкка килә.   Әмма басым зур булганга, татарларның күбесе христиан динен кабул итәргә мәҗбүр була. Морзаларның күбесе нәкъ шул чорда  фамилияләрен русчага алыштыра да инде.  Кыенлыклар күрүгә карамастан,  ата-бабаларының  диненә, гореф-гадәтләренә тугры калганнары да күп була. Күз-колак булырга җиңеләйсен өчен,  аларны зур шәһәр тирәләренә урнаштыралар. Кострома янындагы Татар бистәсе дә әнә шул баш бирмәс татарлардан тора дип санала. Аның шулай икәнлеге  архив документларында да күрсәтелгән: 1625 елда анда бер төркем татар белән ногай морзасы  Урак Тинмаметьев  җибәрелә.  1684–1685 елларда  Костромага  сөргенгә куылган Романов татарларының да исемлеге саклана.

1870–1872 елларда бистәдә 41 йорт була, анда 285 кеше яши.  Вакыт узу белән халык саны арта. Кәләшләрне гадәттә Касыйм, Пенза, Түбән Новгород, Казан, Оренбург шәһәрләреннән алып киләләр. Демография кискен төстә үсүгә таба юнәлеш ала. 1924 елгы сан алу буенча анда инде 104 йортта  653 кеше яши.

Халык нигездә игенчелек, балыкчылык белән шөгыльләнә, яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Татарларга хас булганча, күп итеп ат асрыйлар, аларны базарга йөк ташу өчен кулланалар. Кымыз җитештерәләр.

1780 елда бистәдә мәчет торгызалар. Ул төньяк һәм үзәк Идел буенда беренче иман йорты була. 1929 елда, Россиянең барлык төбәкләрендәге кебек үк,  Костромада да дингә каршы көрәш башлана.  150 ел нур чәчеп торган мәчет 1930 елда ябыла.  Шул ук елның кышында аның манарасын бәреп төшерәләр.  Бинадан уку залы, соңрак клуб буларак файдаланалар. 1953 елда ул юкка чыгарыла, җир белән тигезләнә  Бистәдә 1866 елда Казан сәүдәгәре Апаков ярдәме белән  мәдрәсә дә төзелгән була.  Анда 1917 елга кадәр  бушлай белем бирәләр: догалар, китаплар укырга, язарга һәм исәп-хисап ясарга өйрәтәләр. Әмма, документларда язылганча,  халык акрынлап рус теленә күчә бара, чөнки бистә үзе дә урыслаша башлый.

Бердәмлек коткарды

Бүген Костромадагы татарлар нинди хатирәләр белән яши?

Әюп Булатов:

«Безнең йортта 1866 елдан Татар бистәсендә эшләп килгән мәдрәсә шәкертләренең фотосы сакланып калган. Беренче Бөек Ватан сугышы вакытында анда  әсирлеккә төшкән төрекләр дә укыткан.  Алар өчен җаваплылыкны Костромада яшәүче татарлар үз өсләренә алган.  Төрекләр мәчеткә намазга йөргәннәр, татарлар гаиләләре белән аралашырга рөхсәт булган, аларның кайберләре бистә зиратында җирләнгән».

Нәкыя Диндарова:

«Әти-әни Костромага 1933 елда Чистай районыннан, ачлыктан качып килде. Безне бистә кырыендагы баракларга урнаштырдылар.  Кайберәүләр дуңгыз абзарларында яшәргә дә мәҗбүр булды. Бердәм булуыбыз гына безне бәла-казалардан коткарып калды. Мин мәҗлесләрне әнием белән әбием өйрәткәнчә үткәрәм. Бәлеш, токмачлы аш пешерәбез. Ашны ләкшә дип атыйбыз.  Чәй эчәргә кош теле әзерлибез.  Мин бистә татарлары белән бик аралашып яшим. Бөтен милләттәшләрнең телефоны язылган блокнотым да бар».

Тарихчы егетләр  Ренат Абянов белән Марат Сәфәров шунысына сөенә: тел бетеп барган кебек булса да, милләттәшләребезнең саны кимесә дә,  Татар бистәсе барыбер сакланып калган әле. Иң мөһиме, Кострома шәһәренең бу өлешендә, һичшиксез,  татар рухы яши. Яңа мәчет, элеккеге йортларның бай бизәкләре, хәтта мөселман зираты да  бу халәтне баета төшә. Яңа мәчет тирә-якка  иман нуры чәчә.  Элек мәчет булган, әби-бабайлар озак еллар эшләгән Татпромартель ишегаллары урнашкан урыннарны да бистә халкы  изге җир итеп саклый.

Фәния Әхмәтҗанова

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү