Марат Кәбиров: «Шулкадәр сантыйлык кылганнан соң акыллы сүз әйтү мөмкин түгел»

Әгәр дөньяда синең тормышыңны катлауландырырга сәләтле булган кечкенә бер мөмкинлек бар икән, ул мотлак хәрәкәткә киләчәк. Котылгысыз рәвештә. Зур проблемаларны хәл итү, әлбәттә, үзеңне зур итеп тоярга ярдәмләшә, ләкин теге кечкенә җитешсезлектән үз вакытында котыла алсаң, гомереңнең зур өлеше үзеңә калачак.

Тәмәке тартудан мин котыла алмадым инде… Кемнеңдер иҗатын яратучылар, гадәттә, аңа охшарга тырышып, шул кешенең җитешсезлекләрен кабатларга әвәс була. Хәйям «мәйләп» алырга яраткан дип хәмергә тартылучыларны үземнең дә очратканым бар. Марк Твенның төребкә кабып төшкән сурәтләре дә күпләрне төтен суыруга этәрә. Тик бер нәрсә бар: дөньяда миллионлаган алкаш һәм тәмәжник бар, ә шагыйрь һәм фәйләсүф Хәйям, кабатланмас сатирик Марк Твен һәркайсы берәү генә. Әгәр минем дә иҗатны яратучылар бар икән, колагыгызга киртеп куегыз – сезгә тәмәке тартырга ярамый. Бу дөньяда хет сез миннән әйбәтрәк булырга тиешсез. Тәмәке – ул яхшы нәрсә түгел, үзе зарарлы, үзе вакытны ала, үзе кыйбат. Мин, мәсәлән, ай саен бер кредит түләрлек акчаны шуңа әрәм итәм. Әле менә тагын бер мәшәкате килеп чыкты…

Тәмәке тарткан кешенең проблемасы акча белән сәламәтлек кенә түгел әле ул. Бер урынга җыеп барырга гадәтләнмәсәң, бөтен дөнья тәмәке төпчеге белән тула. Ыргытканда җайлы булса да җыелып киткәч, ул бөтен дөньяны ямьсезләп ята. Чүп бит инде. Хәтта гади чүп кенә дә түгел, ә синең кимчелекләреңне бөтен кешегә сөйләп ятучы астыртын нәрсә. «Бу – үз теләкләрен чикли белми торган ихтыярсыз бәндә, – ди ул ихатаңа килеп кергән һәрбер затка. – Начар гадәтләрен – ташлый, яхшы гадәтләрне үзләштерә алмый торган адәм актыгы. Чисталыкның, пөхтәлекнең ни икәнен дә белми, әнә бит бөтен ишегалдын шапшаклап бетерде. Тыштан гына әйбәт булып күренә ул, ә асылда… Хәер, үзегез дә күреп торасыз инде…» Ә кергән кеше үзе дә күреп тора. Сукыр түгел ич.

Җәй көне әле ул төпчекләрне бер генә урынга җыярга күнегә башлыйсың. Өйрәнеп кенә беттем дигәндә, кыш җитә, кар ява. Кар яугач, рәхәт бит, кайда туры килә, шунда төртәсең дә китәсең, күренеп ятмас өчен кар белән каплап куясың. Капларга онытсаң, яңа яуганы күмеп китә. Менә шундый рәхәт тормышка ияләнеп кенә җиткәндә, яз җилләре исә башлый. Кояш көлә, кар эри, төпчекләр чыга…

Менә шундый мәшәкатьтән котылам дип, быел төпчекләрне кыш буена бер генә урынга җыеп бардым. Тәртипсез иркенлеккә бер өйрәнгәч, тәртәгә керү бик җайлы гына түгел ул. Кайчагында гадәт буенча карга гына чиртеп җибәрәсең. Шуннан кире чокып алып, кирәкле җиргә илтеп салырга туры килә. Тагын әллә нинди мәшәкатьләре бар. Тик мин барысын да җиренә җиткереп үтәргә тырыштым. Сөендем инде үземнең шундый тәртипле була алуыма. Кыш буена хәтсез җыела икән. Берничә чиләк сыешлы зур мичкә тула язды. Шуңа караган саен, мин үз-үземне тәртиптә тота алуыма шатландым.

Быел безнең якта кисәк эретте. Берничә көн рәттән кар яуды да кинәт җылытып җибәрде. Кояш гашыйк булган кебек кайнарланды. Аннан соң кар кисә торган җилләр хакимлеге башланды. Ул җилләр вакыты белән бик көчәеп китте. Табигатьнең шундый процедураларыннан соң, берничә көн эчендә кар эреп бетә язды, бөтен тирә-як су астында калды. Әнә шундый җил-яңгырлы бер төнне уздыргач, иртән чыгып карасам, ишегалдын баскан су өсте тәмәке төпчекләре белән тулган. Җил теге мичкәне аударган да эчендәге бөтен байлыгын яңгыр юып төшергән икән…

Дөресен генә әйткәндә, мондый мөмкинлекне мин беркадәр күз алдына китергән идем, тик әлегә иртәрәк дип ышык урынга кертми калдырдым. Соңрак онытылды.

Әле менә көне буена ихата буйлап сибелгән төпчекләрне җыеп йөрдем. Көн буена! Бер кыш эчендә тәмәке минем гомерне төп-төгәл бер көнгә кыскартты. Вәт менә шул. Әгәр дөньяда синең тормышыңны катлауландырырга сәләтле булган кечкенә бер мөмкинлек бар икән, ул мотлак хәрәкәткә киләчәк.

Менә бу урында минем һәр укучыма сабак бирерлек ниндидер акыллы сүз әйтәсем килә. Тик булдыра алмыйм. Килеп чыкмый. Шулкадәр сантыйлык кылганнан соң акыллы сүз әйтү мөмкин түгел. Бәлки, кирәкмидер дә. Бу дөньяда һәр очракта да акыллы булу зарур түгел, кайчагында ахмаклыктан ераграк тору да җитә.

Марат Кәбиров

 


Фикер өстәү