Путин махсус операция барышында яраланган балаларга махсус статус бирүне хуплаган

Махсус операция барышында яраланган балаларга махсус статус бирү тәкъдиме белән чыктылар.

Россия Президенты Владимир Путин Украинада әлеге тәкъдимне хуплаган. Бу хакта Президент каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле Мария Львова-Белова әйткән.

–  Президент моны хуплады, хәзер ул профильле ведомстволарда эшләнә. Тиздән яраланган балаларны ачыклау механизмы һәм ташламалар һәм пособиеләр алу турында хөкүмәт карары булачак, — дигән Белова.

ЛДПР фракциясе февральдә Россиядә «махсус хәрби операция балалары» терминын кертүне һәм аларга ярдәм итүне тәэмин итүне күздә тоткан карар проектын Дәүләт Думасына керткән иде.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү