Глобаль системалар чайкалганда: романнарга тиң вакыйгалар эчендә яшибез, әмма бу бер дә сөендерми

Телефоныма көн саен Бөек кризисның дәһшәтле эпизодларын чагылдырган дистәләгән хәбәр килә. Кичә генә иярдә булган һәм гаҗәп зур бонуслардан файдаланган банкирларны тынычсызлык биләп алды, Җир шарының Сингапурдан алып Лондонга, Нью-Йоркка кадәр киң мәйданында хед-хантерларны эш сорап йөдәтәләр. «Аллаһның һәр бирмеш көнен мин кире кагулар белән каршылыйм», – дип сөйли «ТикТок»та Уэсли Анна исемле америкалы синьор-дизайнер. Соңгы көннәрдә генә дә ул вакансияле йөз урынга үзен тәкъдим итеп караган, әмма бер җирдә дә эш бирмәгәннәр.

«Профессиямдә мин яңа кеше түгел, ун еллык стажы булган дизайнер», – ди хатын үзе турында һәм дөньякүләм технологик гигантларда уңышлы эшләвен искә ала (искәртеп үтик: синьор-дизайнер дип интернет проектларда эшләүче тәҗрибәле аерым бер каста белгечләрне атыйлар). Аның ролигы астына үзен бер ел элек кенә өстен катлауга керткән белгечләр үзләренең дә шундый ук проблемалар белән очрашуларын язалар. Цифрлы технологияләр өлкәсендә эшләүче белгечләрне бүген бизгәк тота, чөнки, бердән, технологик стартапларны финанслаучы банклар җимерелү аркасында, эш урыннары кинәт кыскарды, икенчедән, мәйданга программистларны алыштырырга тиешле ясалма интеллект – GPT4 чыгып килә һәм айтичыларны гына түгел, бухгалтерларны, копирайтерларны, фотографларны эшсез калдырырга вәгъдә бирә. Ул хәтта кешелек җәмгыятен һәлакәткә китерәчәк, дип тә куркыталар.

Әмма әлегә бик зәгыйфь ул. Рөстәм Миңнеханов турында татарча шигырь язарга кушкан биремне менә болайрак үтәде: «Рустам Минниханов, Йыртылы баштанын теле. Туган теле Татарстан, Ул теле, ул өлкәсе». Татарча үзенең сай йөзүен тиз чамалады тагын, кушканны да көтмичә, русчага күчте. «Он бережет свой народ, Стремится к развитию, Сердце полно любви, К Татарстану и народу своему». Эчтәлеге шәп, әмма иң начар графоман да моннан яхшырак яза, билгеле. Гади генә программа язарга дигән биремне дә хата белән башкарды, хатасын күрсәткәч, төзәтте тагын үзе. Димәк, ясалма интеллектка программачыларны да, язучы-журналистларны да алыштырырга иртәрәк әле.

Югары технологияләр өлкәсе белгечләре бүген кычкырып эшсез кала икән, бу – соңгы көннәрнең шау-шулы финанс түнтәрелеше нәтиҗәсе. Глобаль капитализмның түнтәрелеше исә бу юлы үткән гасырның Бөек депрессиясен узып китәр кебек, чөнки берничә кризис бер йомгакка төйнәлә: валюта кризисы (ышанычлы акча булмау), финанс кризисы (банкларның бурычларын түли алмыйча җимерелүе, бюджет дефицитларының прогрессия тәртибендә үсүе), демографик кризис (хатыннар бала табарга теләмиләр я таба алмыйлар), әхлак кризисы (акыл һәм әхлак бетү). Боларга климат кризисы һәм физик параметрларда гасырлар буе яшәгән балансның югалуын да өстәргә кирәктер, мөгаен, чөнки зур табигый катастрофаларның артачагын алдан белгертә.

Капитализм түнтәрелеше фронтларыннан берничә хәбәр карыйк әле. Франция нефть продуктларының стратегик запасын эшкә җикте, чөнки пенсия реформасына протест йөзеннән, нефть эшкәртү заводлары эшчеләре эш ташлады. Илнең Энергетика министрлыгының рәсми мәгълүматы бу. Сишәмбе көнне (бу юллар чәршәмбе иртәсендә языла) 700 ягулык салу станциясендә ягулыкның бер төре дә юк иде, 852 заправкада бензин һәм дизель ягулыгы кытлыгы күзәтелә.

Америка бигтехы (иң эре технологик компанияләр җыелмасы) табышының кискен түбәнәйгәнен хәбәр итә чәршәмбе иртәсенең биржа яңалыклары. Шул ук сәгатьләргә Америка банкларының 600 миллиард долларлык активларын югалтулары турында мәгълүмат та килеп иреште. Бу – атна-ун көн югалтулары. Еврозона һәм Япониянең сәүдә баланслары нык түбәнгә китүе хакында хәбәр дә шуларга килеп ялгана.

Швейцария профсоюзлары Credit Suisse һәм UBSтан («эштие суынган» Швейцар банклары икәнен искәртәм вакыйгалардан хәбәрдар булмаганнарга) эш урыннарын кыскартуны туктатуны таләп итә, чөнки дистәләгән мең кеше эшсез кала. Вазгыять швейцар франкының курсын гына түгел, абруен да төшерде. Хәзер кайчан гына финанс тотрыклылыгы утравы булып саналган бу илгә инвесторлар «финанс банан республикасы» буларак кына карыйлар, дип хәбәр итә икътисад күзәтүчеләре. Цюрихта Credit Suisseның штаб-квартирасы янында демонстрантлар җыелды, «Революция!», «Байларны аша!» – дип кычкыралар, бинага чи йомыркалар ыргыталар. 1917 елның көзендәге Петроград дип әйтерсең.

Бу вакыйгалар миңа нәрсәне хәтерләтә, беләсезме? 1991 елгы Россияне. 31 ел элек булган вакыйгаларга – март аена әйләнеп кайтыйк әле. 13 март, 1991 ел. Илдә – шахтерлар фетнәсе. Дүшәмбе көнне 16-17 шахта эш ташлаган. Сишәмбедә аларның саны 45кә җиткән. Пәнҗешәмбедә (югарыда күрсәтелгән дата) – 50. Күмер чыгаручылар Горбачевның отставкага китүен, хезмәт хакларын 2–2,5 тапкыр күтәрүне таләп итәләр.

20 март, 1991 ел. Күптән түгел генә СССРның Министрлар Кабинеты колхозларга ашлык тапшырган өчен чиратсыз җиңел автомобиль алу хокукы бирүче карар кабул иткән. ГАЗ-2410 «Волга» машинасын чиратсыз алу өчен – 500 тонна, «Москвич-2141»кә – 400 тонна, йөк автомобиленә – 350 тонна, экскаваторга 300 тонна ашлык сатарга кирәк. Кызыклы валюта, шулай бит? Хәзер мин сезгә исәпләп күрсәтәм. Бер центнер ашлыкның дәүләт бәясе ул чакта 10 сум иде, дип хәтерлим. Ул бәягә ирекле рәвештә ашлык сатып ала алмыйсың, билгеле. ГАЗ-2410 «Волга» машинасы өчен 50 мең сумлык ашлык тапшырырга кирәк. «Волга»ның дәүләт бәясе исә 16 мең сум иде. Ашлыкның базар бәясен куйсак, 125 мең сумнар тирәсе килеп чыга. Аңлашыла инде: ашлык тапшырып, «Волга» алган бер генә колхозны да белмим мин. Министрлар Кабинеты дәүләт ресурсларына ашлыкны авылдан валютага сатып алу турында да карар кабул иткән. Ашлык тапшыручылар булгандыр, мөгаен, валюта алучылар гына күренмәде.

28 март, 1991 ел. 300дән артык җиңел сәнәгать предприятиесе эштән туктады, чөнки парча һәм ситец (безнеңчә ситсы) дигән тукымалар юк. Әле генә складлар тулып яткан тукымаларның кая китүен СССР министры аңлата алмый.

28 март, 1991 ел. РСФСР Халык депутатларының чираттан тыш III съезды җыелган һәм СССР Министрлар Кабинетының митингларны вакытлыча тыю турындагы карарын юкка чыгаручы 3 пункттан торган карар кабул иткән. Горбачев, ул карарны хөрмәт итеп, Мәскәү урамнарын тутырган хәрби техниканы чыгарырга фәрман биргән. Үзәк хакимиятләрнең митингларны йөгәнләргә тырышуы аңлашыла, чөнки 22–24 февральдә Мәскәүдә миллионнан артык кеше урамга чыккан.

Социалистик системаның соңгы ныгытмасы булган СССРның җимерелү хроникасын шушы урында туктатып торам. Миңа калса, глобаль капитализм да социалистик система артыннан кабергә таба юл ала. Симптомнар бер үк: акчага ышаныч бетеп килә, финанс системасы җимерелү алдында, Көнбатышның мактанычы булган социаль яклау чаралары киметелә һәм юкка чыгарыла, халык вазгыятьтә гаепле дип саналучыларны «ашарга» тели, урамнарга чыга, забастовкалар ишәя. Беләм, әйтергә телисез: андый хәлләр капитализмда элек тә еш булды бит инде. Сез хаклы, әлбәттә, әмма бу юлы кризистан чыгу юлы юк, алда тупик тора. Путин доллар системасының табут капкачына юань кадагы кагарга тели әнә: Латин Америкасы илләре белән чин валютасында сәүдә итмәкче була. Гарәпләр тарихта беренче тапкыр юаньда кредит рәсмиләштерделәр. Юань доллардан яхшыракмы? Юк, киресенчә… Ә ни өчен сумнарда түгел? Путин ва-банкка бара һәм хәвефле-куркыныч юл сайлый. Пекин биргән карт-бланш кына җитми бу адымны ясау өчен. Инициатива Көнбатыш – Россия конфликтын котылгысызлык дәрәҗәсенә үстерә. Мәсьәләне тагын бер нәрсә катлауландыра: Кытай да, Россия дә, Согуд Гарәбстаны да – глобаль капитализмның состав өлешләре. Бина җимерелгәндә, түбәнге катларның исән каласына гарантияне беркем дә бирми һәм бирә алмый да. Нигез чатнаган һәм ишелә икән, йорт тулысынча җимерелә. Берничә ел калтырау һәм турбулентлык шартларында яшәрбез, мөгаен. Вакыйгалар без уйлаганга караганда да тизрәк әйләнә башларга да ихтимал. Көтик һәм, Аллаһ теләсә, язганны күрербез. Романнарга тиң вакыйгалар эчендә яшибез, әмма бу бер дә сөендерми.

Рәшит Фәтхраманов


Фикер өстәү