23 март көне тарихта ниләр белән истә калды?

Бөтендөнья метеоролог көне

Ел саен 23 мартта Бөтендөнья метеорология оешмасы 1950 елның 23 мартында оешма нигезләнгән конвенциянең үз көченә керүен билгеләп, Бөтендөнья метеоролог көнен бәйрәм итә.

Татарстанда Гидрометеорология хезмәте 1930 елдан эшләп килә.

Яблочков шәмнәре

1876 елның 23 мартында рус инженеры Павел Яблочков электр күмер дугасы лампасының бер вариантын патентлый. Бу лампа беренче электр чыганагы була. «Яблочков шәмнәре» сәгать ярым эшли ала, ә аның бәясе 20 тиен тәшкил итә.

«Мир»ның соңгы көне

2001 елда «Мир» орбиталь станциясен орбитадан чыгаралар һәм Тын океанда батыралар. 15 ел эшләгәннән соң станция тиешенчә эшли алмый. Батыру процессы башында станция 140 тонна авырлыкта була. Анда Яңа ел чыршылары, Юрий Гагаринның фотосурәте, йөзләрчә китаплардан китапханә һәм күп кенә башка әйберләр була. Су буена бары тик 12 тоннасы гына барып җитә ала – калганы атмосферада яна.

«ОК»

1839 елның 23 мартында «о’кей» яки «OK» бөтендөнья популяр гыйбарәсе барлыкка килү көне булып санала. Мондый кыскартуның барлыкка килүенең бик күп версияләре бар. Кемдер фикеренчә, «о’кей» «all korrect» тан шаяртып кыскарту буларак уйланылган. Нью-Йорктан демократлар раславынча, бу гыйбарә The Democratic OK Club клубы аркасында барлыкка килә. «OK» — Old Kinderhook шәһәрчеге, анда АКШ сигезенче президенты Мартин Ван Бюрен туа. Греклар фикеренчә, «о’к» «ola kala» сүзтезмәсеннән «бар да яхшы» дигәнне аңлата.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү