Владимир Путин йөрәк авыртулы кешеләргә өстәмә ярдәм күрсәтү тәкъдимен хуплаган

“Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш” федераль проекты “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты буенча тормышка ашырыла.

Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Думасының “Бердәм Россия” фракциясе башлыгы Владимир Васильев белән очрашуда йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләргә дарулар өчен өстәмә акча бирү үтенечен карарга вәгъдә иткән.

Владимир Васильев искә төшереп үткәнчә, “Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш” проекты 2019 елдан бирле “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты кысасында гамәлгә ашырылып килә.
Әлеге проект буенча йөрәк-кан тамырларыннан интегүче кайбер кешеләргә үзләренә кирәкле дарулар сатып алуга ташламалар каралган. Васильев әйтүенчә, әлеге программаны тормышка ашыруга күбрәк акча бирү эшкә сәләтле яшьтәге 32 000гә кадәр кешене үлемнән йолып калу мөмкинлеге бирергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез: 2018 елның маенда Россия Президенты Владимир Путин “2024 елга кадәрге чорга илкүләм максатлар һәм Россияне үстерүнең стратегик бурычлары турында” указга кул куйды.


Фикер өстәү