Быел язгы ташулар 10-15 көнгә иртәрәк башланыр дип фаразлыйлар

Куйбышев сусаклагычының су өслеген боздан тулысынча чистарту 25-30 апрельдә көтелә, дип билгеләп үттеләр Татарстан Гидрометүзәгендә.

Быел Татарстанда язгы ташу уртача күпьеллык даталардан 10-15 көнгә иртәрәк, мартның өченче декадасы һәм апрельнең беренче декадасы башында булыр дип  көтелә.

Су күтәрелү дәрәҗәсе  нормада булыр дип фаразлана. Әлегә Татарстанның кече елгаларында язгы ташулар күзәтелми.


Фикер өстәү