Террорчылык эшчәнлегенә ярдәм итү турында статья буенча җинаять эше кузгатылган.
Казанда 22 яшьлек егет ИГИЛ*га акча күчергән өчен тоткарланган. SHOT телеграм-каналы язганча, Таҗикстаннан килгән эшсез егет оешмага ике тапкыр акча күчергән. Башта – 350 сум, соңыннан – 200 сум.
Акча күчерүченең кем икәнлеген шундук ачыклаганнар. Хәзер ул – СИЗОда. Террорчылык эшчәнлегенә ярдәм итү турында статья буенча җинаять эше кузгатылган. Егеткә 15 еллык төрмә җәзасы яный.
Сүз уңаеннан, әле күптән түгел генә Казан судының ИГИЛ* боевиклары сафына кушылырга җыенган мигрантны СИЗОга җибәрүе турында хәбәр ителгән иде.