Сабыйларын «Тал» бакчасына йөртүче әти-әниләр: «ВТ» безне борчыган мәсьәләне уңай хәл итәргә булышты»

Без, ноябрь аенда Питрәч районының Царево бистәсендә урнашкан “Тал» бакчасына йөрүче балаларның әти-әниләр борчыган проблемаларыбызны әйтеп хат язган идек.

“Ватаным Татарстан» газетасы журналисты моң-зарларыбызны тиешле урыннарга җиткереп, мәсьәләне уңай хәл итәргә булышты. Хәзер бездә Яңа елдан яңа мөдир. Ул – Гөлфия Миннатулла кызы Хисаметдинова. Аның безгә килүенә куанып туя алмыйбыз. Бөтен нәрсәне җиренә җиткереп оештыра, тәртип урнаштыру ягыннан да бик оста.

Күптән түгел Язны озату бәйрәме узды. Сабыйларыбыз бакчадан бик гаҗәпләнеп кайтты. Күзләрендә – очкын, тәэсирләре белән бүлештеләр. Әти-әнигә күп кирәкмени? Балалар моңарчы “Нәүрүз”нең нәрсә икәнен дә белми иде. Бу безнең өчен яңалык булды. Хәзерге вакытта борынгы йолаларны искә төшергән шундый бәйрәмнәр бик кирәк. Элек аны атна буе бәйрәм иткәннәр. Һәр көннең үз тәртибе, язылмаган кануннары булган.

7 көн буе игелеклекле гамәлләр генә кылганнар. Бу көнне яшьләр өйдән- өйгә кереп, шигырь сөйләгән, йорт хужасына исәнлек, иминлек-байлык, бәхет теләп йөргәннәр. Балалар бакчасында гел шундый дустанә мөнәсәбәт булсын иде. Ә “Ватаным Татарстан” газетасына безне ишеткән өчен рәхмәтебезне белдерәбез.

Хөрмәт белән, “Тал”бакчасы әти-әниләре


Фикер өстәү