Татарстанда үсмерләр арасында үзләренә кул салу очракларының иң еш очрый торган сәбәпләрен атап үткәннәр

Узган елда Татарстанда балигъ булмаганнар арасында үзләренә кул салу очраклары 2021 елдагыга караганда 100%ка арткан.

Бу хакта республикада Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Ирина Волынец Дәүләт Советының 42нче утырышында белдергән. Аның әйтүенчә, гаиләдәге низаглар, бала белән ата-аналарның берсен-берсе аңламавы, тышкы яктан әйбәт кенә күренгән гаиләләрдә дә балаларның беркемгә кирәкмәгәнлек, ялгызлык хисеннән арына алмавы шундый аянычлы хәлләрнең сәбәпләренә әйләнә.

“2021 елда 11 шундый очрак булса, узган елда – 22. Үз гомере белән исәпләшмәүчеләрнең “яшәрүе” – тагын да куркынычрак. Республикада үзләрен харап итүчеләр арасында 2009 елгы балалар да бар. 13 яшьлек балалар бит бу”. – дигән Волынец, ачынып.

Балалар омбудсмены билгеләп үткәнчә, әле моннан өч ел элегрәк кенә мондый куркыныч очраклар тулы булмаган яки эчкече гаиләләрдә тәрбияләнүче үсмерләр арасында күбрәк күзәтелгән. Хәзер исә әйбәт кенә гаиләләрдә дә балаларның үз-үзенә кул салуына бәйле аянычлы хәлләр килеп чыгарга мөмкин.


Фикер өстәү