Миңнеханов Гостев белән Татарстанның җинаять-төзәтү системасы хакында фикер алышты

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте директоры Аркадий Гостев белән очрашты. Алар Татарстан Республикасының җинаять-төзәтү системасы, элекке хөкем ителүчеләрне социаль адаптацияләүнең мөһимлегенә кагылышлы мәсьәләләр хакында фикер алышты., дип яза «Татар-информ».

Узган ел Россия Юстиция министрлыгы, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте һәм Татарстан Хөкүмәте арасында имзаланган хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру әңгәмәнең тагын бер темасы булды. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртеп узабыз, өч яклы килешү 2030 елга кадәрге чорга РФ җинаять-төзәтү системасын үстерү Концепциясе нигезләмәләрен гамәлгә ашыру буенча хезмәттәшлеккә, Россия Юстиция министрлыгы, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте һәм Татарстан Хөкүмәте арасындагы үзара бәйләнешнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән.

 


Фикер өстәү