Социаль фонд кисәтә: Татарстанда пенсионерларны алдау очраклары бар

Росссия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге өлкән кешеләргә игътибарлы булырга киңәш итә. Мошенниклар аларга пенсия күләменең дөрес билгеләнгән булу-булмавын тикшерергә тәкъдим итә һәм моның өчен акча сорый. Ә социаль фонд органнарында бу хезмәт бушлай күрсәтелә.

Күпчелек очракта пенсионерларны юридик хезмәтләр күрсәтүче фирмалар алдый, алар шактый кыйммәт бәягә гражданнарга пенсияләрен яңадан исәпләүгә гариза язарга тәкъдим итә. Моңа ризалык биргән пенсионерлар бәясе берничә мең сумга җиткән хезмәт күрсәтү өчен килешү төзи.

«Социаль фондның барлык хезмәтләре бушлай күрсәтелә. Фонд бүлекчәләре һәм территориаль органнары хезмәткәрләре гражданнарның өйләренә барып йөрми, өйдә нинди дә булса документлар рәсмиләштерергә тәкъдим итми, СНИЛС паспорт номерын һәм башка шәхси мәгълүматларны чагыштыру өчен документлар сорамый. Пенсиягезнең һәм башка түләүләр күләме турында яки социаль фонд органнары вәкаләтенә керә торган башка сораулар килеп чыккан очракта, үзегезне кызыксындырган мәгълүматны онлайн форматта гражданнарның Социаль фонд сайтындагы шәхси кабинетында яисә Социаль фондның территориаль органнарына мөрәҗәгать итеп ала аласыз», – дип аңлатты Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге шикле очракларда 8-800-1-00000-1 номеры буенча фондның бердәм контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.


Фикер өстәү