Табиб сәламәтлеккә зыян китермичә генә ничек ураза тотарга икәнен аңлаткан

Бүген мөселманнарда изге Рамазан ае башланды. Ул 21 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Православие динендәгеләр исә 27 февральдә уразага керде. Аларның уразасы 15 апрельдә тәмамлана. КФУ гастроэнтерологы Айрат Зыятдинов ураза тоту өчен ничек дөрес итеп әзерләнергә, аны ничек тотарга һәм ничек авыз ачарга икәнен аңлатып үткән.

Табиб билгеләп үткәнчә, уразага әзерләнү, ашауны акрынлап киметеп, Рамазан аена ким дигәндә ике атна кала башланырга тиеш.

– Ничек кенә дисәк тә, ураза тоту – организм өчен стресс ул. Әмма дини кешеләр стресска бирешмәүчәнрәк була. Сәламәтлеге какшаураклар өчен уразада билгеле бер “ташламалар” бар, – дип аңлатып үткән Зыятдинов.

Гастроэнтеролог фикеренчә, ураза тоту җиңелрәк узсын өчен, ел дәвамында дөрес туклану, чамасын белеп кенә ашау кирәк. Табиб шулай ук үз теләгең белән ураза тотуга да игътибар бирергә киңәш иткән. Монысы атнаның билгеле бер көннәрендә ашамыйча торуны күздә тота.
Моннан тыш Зыятдинов авыз ачуны су эчүдән һәм җиләк-җимеш ашаудан башлап җибәрергә киңәш иткән.


Фикер өстәү