Бакчачылык ширкатенә юлларны тәртипкә китерәләр

Быел республиканың төрле районнарында урнашкан 16 бакчачылык ширкате юлын төзекләндерәчәкләр. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр иткән.

Агымдагы елда республикада юл эшләренә 48 миллиард сум акча тотылачак. Аерым алганда, юл төзелешенә – 3 миллиард, капиталь төзекләндерүгә – 6,6 миллиард, юлларны карап торуга – 7,8 миллиард сумга якын акча түшәячәкләр. “Куркынычсыз һәм имин юллар” проектын тормышка ашыруга 11,2 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк.

Ел азагына кадәр Әгерҗе, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Тукай, Питрәч районнары, Чаллы һәм Казан шәһәрләрендәге бакчачылык ширкатьләренә илтүче 16 юлны төзекләндерәчәкләр.

Моннан тыш, юлчылар Мөслим, Түбән Кама, Кама Тамагы, Яшел Үзән һәм Алексеевск районнарында урнашкан биш балалар лагеры юлын да тәртипкә китерәчәк дип тә көтелә.


Фикер өстәү