Бер ир-ат сырхауханә ишеге төбендә вафат булган

Ул йөрәк авыртулы булган.

Уфада анализлар тапшырырга килгән ир-ат сырхауханәгә керүгә – ишек төбендә вафат булган. Ул ишек төбендә яткан бер мәлдә, башкалар аның яныннан узып торган. Бу мәгълүматны Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгында раслаганнар.

Сак хезмәткәре, иргә нәрсәдер булуын сизеп, кушеткага ятып торырга тәкъдим иткән һәм шундук сырхауханә табибларын, “Ашыгыч ярдәм” чакырткан. 7 минуттан соң сырхауның йөрәге тибүдән туктаган.

Министрлыктан сөйләп үтелгәнчә, медицина учреждениесе хезмәткәрләре шундук ярдәм күрсәтүгә керешкән. 20 минуттан соң “Ашыгыч ярдәм” килеп җиткән. Әмма инде аңа беркем дә булыша алмаган…

Ир йөрәк авыртулы булган. Соңгы тапкыр табибка күренгәндә, хәле канәгатьләнерлек, дип табылган.


Фикер өстәү