Сихердән ничек сакланырга?

Сер түгел хәзер күрәзәчеләргә йөрүчеләр, якыннарына-дусларына бозым эшләүчеләр шактый. Шул уңайдан «Кызыл таң» газетасы сихердән котылу өчен киңәшләр туплаган.

  • Киселгән тырнак, чәч, төшкән теш беркайчан да аунап ятмасын.
  • Идәнне өйдәгеләр барысы да өйдә чагында гына юарга тырышыгыз, югыйсә, өйдә булмаганнарның эзләрен бетерерсез.
  • Пычак, чәнечкеләрне очлы ягын өскә каратып куймагыз — явызлык чакырырсыз.
  • Киселмәгән икмәкне астын өскә әйләндереп куймагыз – бик начар билге – иң якын кешегезне  югалтырга мөмкинсез.
  • Пычак, чәнечке, калак идәнгә төшкән очракта, берни дә әйтмичә, өч тапкыр өстәлгә сугыгыз. Көтелмәгән кунаклар килмәс.
  • Киселгән тырнак, чәч, төшкән теш беркайчан да аунап ятмасын. Аларны ташларга ярамый – авыру чакырасың дигән сүз.
  • Ашаганнан соң калган йомырка кабыгы – сихерчеләр өчен кирәкле нәрсә. Шуңа күрә йомырка кабыгын, һичшиксез сытып, куярга кирәк.
  • Фотосурәтегезне теләсә кемгә бүләк итмәгез, тапшырыла торган документларда да калдырмагыз. Сихерче сурәт аша сезгә тәэсир ясый ала.
  • Шулай ук туган көнегезне беркемгә дә әйтмәгез, шәхси әйберләрегезне җыеп йөрегез, теләсә кемгә бүләк итмәгез.

Фикер өстәү