Ышанычлы психологлар базасын булдырырга ниятлиләр

Исемлеккә һөнәри әзерлек буенча билгеле бер таләпләргә туры килүчеләр генә эләгәчәк.

Россиядә ышанычлы психологлар исемлеген булдырачаклар. Алар үзләренең квалификациясен раслаганнан соң гына хезмәт күрсәтә башлаячак. Закон проектын Дәүләт Думасына яз ахырында кертү күздә тотыла. Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Анна Кузнецова “Известия” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
Аның әйтүенчә, проект инде килештерелгән. Хәзер бу мәсьәлә белән тәгаен кемнең шөгыльләнәчәге һәм аның ничек хәл ителәчәге турында уйланыла.
Депутатлар исемлеккә бары тик һөнәри әзерлек буенча билгеле бер таләпләргә туры килүче белгечләрне генә кертергә тәкъдим иткән. Бәяләү нормалары исемлекне төзегәнче булдырылачак. Әмма, сәясәтчеләр әйтүенчә, анда ниндидер курслар гына тәмамлаган психологлар булмаячак.


Фикер өстәү