Татарстанда юка боз өстенә кергән өчен 35 кешедән штраф түләткәннәр

Татарстанда юка боз өстенә кергән өчен 35 кешедән штраф түләткәннәр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре узган елның ноябреннән бирле һәр муниципаль берәмлекнең сулыкларында  дежур тора. Алар балыкчыларның юка яки көпшәк бозга чыгуларын булдырмас өчен тырыша.

Россия МЧС Татарстандагы Баш идарәсе белгече Регина Гаязова әйтүенчә, барлыгы 10 меңнән артыграк дежур тору оештырылган. 57 мең кешегә аңлату эше үткәрелгән. Калынлыгы 7 сантиметрдан кимрәк булган боз өстенә кергән өчен 35 балыкчы административ җаваплылыкка тартылган.


Фикер өстәү