Иң аянычлысы – татар булып та, татар телен сайламаган әти-әниләр

Иң яхшы татар теле укытучысы кем булыр? Без моны иртәгә беләчәкбез.  Бүген «Адымнар» күптелле белем бирү комплексында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы узды. Иң яхшы укытучылар Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның, әти-әниләр, журналистлар, укучыларның сорауларына җавап бирде.

Матбугат очрашуында Саратов өлкәсенең татар гимназия укытучысы Роза Ибраһимова, Төмән өлкәсенең 52 нче мәктәбе укытучысы Халидә Кирамова, Киров өлкәсендәге Иске Пенәгәр мәктәбе укытучысы Раилә Батыркаева, Кукмара шәһәре күппрофильле лицей укытучысы Руслан Гайнанов, Бөгелмә шәһәренең 2 нче лицей укытучысы  Гөлназ  Хәйбуллина, Казан шәһәренең 13 нче гимназия укытучысы Алинә Шәгәрәева катнашты. Җиңүче – шулар арасында.

Илсур Һадиуллин, министр:

– Туган телләргә карата караш төрле бүген. Кемдер туган телгә мөкиббән китә, аны хөрмәт итә. Кемдер аны бала гаиләдә өйрәнергә тиеш, мәктәптә сәгатьләр саны кими дип тә әйтә. Укытучы җәмгыятьтәге әлеге карашны үзгәртү өчен нәрсә эшләргә тиеш?

Алинә Шәнгәрәева:

– Әлеге сүзне журналистлар белән аралашканда да бик еш ишетергә туры килә. Нишләп һаман шундый сорау бирәләр соң, дип кайчак ачуым да чыгып куя. Татар теле белән генә түгел, гомумән, замана баласын фән белән кызыксындыру – барлык фән укытучыларының да проблемасы. Шул исәптән татар теле белән кызыксындыруда аеруча проблемалар бар дип уйламыйм. Иҗади эшли белүче укытучы һәрвакыт теләсә кайсы проблеманың чишелешен таба. Укучыларымны үз фәнемә карата кызыксындыруда кыенлык күрмим. Төрле алымнар кулланам, укучыларым кызыксына. Телне ихлас ярату өчен милләтпәрвәрлек төшенчәсен бирү дә кирәк. Әгәр бала милләте белән горурланып үссә, туган телгә дә мөнәсәбәт шундый булачак. Шуңа күрә милләткә карата аерым ихтирам уятудан башларга кирәк.

Гөлназ Хәйбуллина:

–  Соңгы вакытта чыгарылыш укучыларым, яныма килеп: «Ярый әле безне татарча сөйләшергә өйрәткәнсез. Шәһәрдә күпчелек татарча сөйләшә, без аларны аңлыйбыз», – дип рәхмәт әйтә. Минем өчен бик кадерле сүз бу. Алар минем телгә мәхәббәтемне күрәләр, артымнан ияреп баралар, татарча аралашырга тырышалар. Барысы да үзебездән тора.

Руслан Гайнанов:

– Иң аянычлысы – татар булып та, татар телен сайламаган әти-әниләр. Шуңа күрә иң беренче чиратта әти-әниләр белән эшләргә кирәк. Сыйныф җитәкчесе булып 15 ел эшлим. Шул дәвердә өч сыйныф чыгардым. Икесендә туган теле дип рус телен сайлаучы булмады. Бу – миңа карата хөрмәт. Башка сыйныфларда андыйлар булды.

Халидә Кирамова (Төмәндә бердәнбер этномәдәни мәктәптә 20 ел татар телен укыта):

– Туган тел дәресләре – иң мөһиме. Укытучы эшен яратса, кызыксыну уяту авыр түгел. Мин балаларны 5 нче сыйныфтан укыта башлыйм. Әти-әниләр арасында туган телне сайлаганда, «юк» дип каршы килүчеләр дә булгалый. Андыйларга: «Минем 1–2 дәресемә генә кереп карасыннар әле», – дим.  Шуннан соң балалар татар телен өйрәнә башлый, түгәрәкләргә йөри, бәйгеләрдә катнаша. Туган тел дәресе укучы өчен могҗиза булсын.

Роза Ибраһимова:

– Беренче белгечлегем – икътисадчы. Укытучы һөнәрен 35 яшьтә генә алдым. 1–5 сыйныфларны укытам. Барысы да аларны мавыктырудан тора. Балаларны бик яратам. Әти-әни хупламаса, андый уңышларга ирешеп булмый. Әти-әниләр, әби-бабайлар белән элемтәдә торабыз.

Раилә Батыркаева:

–  Киров өлкәсе – рус җирлеге. Шуңа да карамастан, татар телен югалтмаска тырышабыз. Бу укытучыдан зур җаваплылык сорый. Кызыксындырсаң, әти-әниләр, әби-бабайлар белән уртак тел табу кыен түгел.

«Укучыларыгыз сезне нәрсәгә булса да өйрәтәме?», «Татар телен өйрәтүдә нинди үзенчәлекле ысуллар кулланасыз?», «Туган телгә ихтыяҗ булсын өчен нишләргә?», «Саф татар авылларында балаларның урамда русча сөйләшүенә ни диярсез?»… Сораулар арасында шундыйлары да бар иде.

P.S. «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы   туган тел укытучыларының дәрәҗәсен күтәрү, алдынгы педагогик тәҗрибә уртаклашуны күздә тота. 23 гыйнварыннан 20 февральгә кадәр конкурсның зона этабы үткәрелде, анда конкурсның район этабында җиңүчеләр, ягъни 53 педагог катнашты. Татарстан укытучылары өчен конкурс Азнакай, Нурлат, Алексеевск, Кукмара, Зәй, Саба, Буа, Чаллы һәм Казандагы мәйданчыкларда узды. Россия төбәкләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен 1–25 февраль көннәрендә бәйгенең читтән торып бәяләнә торган этабы уздырылды, анда 12 төбәктән 23 педагог катнашты. Зона этабының конкурс сынаулары 20–24 мартта үтте.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү