Үсешкә таба юл. «Былтыр Россиягә моңарчы тарихта булмаган дәрәҗәдә басым ясалды»

«Былтыр Россиягә моңарчы тарихта булмаган дәрәҗәдә басым ясалды». Россия Дәүләт Думасында ил Хөкүмәтенең узган елгы эшенә еллык хисап белән чыгыш ясаганда, Премьер-министр Михаил Мишустин әнә шулай диде. Илнең нык басып торуына ышаныч та белдерде.

– Россиягә моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә басым ясалды. Әйе, безне башта бу халыкка каршы эшләнми, дип тә ышандырырга тырыштылар. Тик бүген зур сәясәттән ерак булган кеше дә аңлый: Көнчыгыш боларның барысын да нәкъ менә россиялеләргә каршы эшләде. Халык банк карталарыннан файдалана алмасын өчен, банк системасын җимерергә теләделәр. Кибет киштәләре бушап калсын өчен, үз компанияләрен илдән китәргә мәҗбүр иттеләр. Шул исәптән, ябылырга мәҗбүр булган оешмаларда эшләүче россиялеләрне урамга чыгарып атып, аларны акчасыз да калдырырга теләделәр. Үзләренә үк миллиардлаган суммада керем китерүче эшчеләр бит бу. Кыскасы, илдәге эшсезлек дәрәҗәсен арттырып, бездә тормыш сыйфаты түбән тәгәрәгәнне көттеләр, – диде Премьер-министр.

Аның әйтүенчә, әнә шундый һөҗүмнәргә каршы тору өчен, Хакимият органнарына бер йодрык булып эшләргә туры килгән. «Россия Президенты җитәкчелегендәге уртак тырышлык нәтиҗәсендә, былтыр алда торган барлык бурычларны да хәл итә алдык», – диде Михаил Мишустин.

– Узган елның язында белгечләр, Россиядә эчке тулай продукт күрсәткече икеурынлы саннар белән кимеячәк, дип фаразлаган иде. Әмма без бирешмәдек. Әйе, бу җиңел булмады. Мондый шартларда түбән тәгәрәү дә бик мөмкин хәл иде. Без исә икътисадны үсеш юлына чыгара алдык. Хәзер хәтта кайбер халыкара оешмалар да безгә 2023 ел нәтиҗәләре буенча уңай фаразларын җиткерә, – диде Премьер-министр.

Ул илнең банк системасы тотрыклы булуын да билгеләп үтте. Товарлар һәм хезмәтләр өчен түләү, акча күчерүгә бәйле операцияләр элек ничек башкарылса, хәзер дә шулай. Банк карталары да үзгәрешсез эшли.

2022 ел нәтиҗәләре буенча, Россиядә илкүләм проектларның үтәлеше 100 процентка кадәр җиткән. Димәк, хастаханәләр, мәктәпләр, балалар бакчаларын вакытында сафка бастырганнар. Михаил Мишустин илдә социаль тармакка зур әһәмият бирелүен аерым билгеләп узды. Киләсе елның 1 гыйнварыннан Россиядә хезмәт өчен минималь түләү күрсәткечен 18,5 процентка арттырачаклар. Моннан ары ул инфляция дәрәҗәсеннән күбрәк булып артып барачак, дип тә ышандырды Премьер-министр. Узган елның 1 апреленнән 8дән алып 17 яшькә кадәр бала тәрбияләүче аз керемле гаиләләргә ярдәм шартлары киңәйтелде. Пособиенең уртача күләме 12 мең сумга кадәр җитте. Былтыр ил күләмендә 5 миллионнан артык бала тәрбияләүче 3,5 миллион гаилә әлеге төр ярдәмнән файдаланган инде. Тагын 1,3 миллион гаилә ана капиталы акчасын алган. Соңгысына бәйле үзгәреш тә бар. Хәзер ана капиталын элеккеге кебек фаразланган инфляция күрсәткеченә карап түгел, ә чынбарлыктагы саннар буенча арттыралар. Быел 1 февральдә, мәсәлән, ул 12 процентка диярлек үсте. Өлкәннәргә дә ярдәм бар. Узган ел Илбашы Владимир Путин кушуы буенча, эшләмәүче пенсионерларның иминият акчасы бер ел эчендә ике тапкыр индексацияләнгән. Шул рәвешле, былтыр аның күләме якынча 3 мең сумга артып, 20 мең сумлык чикне узып киткән. Былтыр илдә 3,5 миллион гаилә яшәү шартларын яхшырткан. 2022 елда рекордлы мәйданда – 103 миллион квадрат метр торак кулланышка тапшырылган.

– Торак мәсьәләсен хәл итүнең төп ысулы – ипотека, әлбәттә. Былтыр яңа йортларда фатир сатып алуга бәйле барлык килешүләрнең дүрттән өч өлеше банк ярдәмендә башкарылган, – диде Михаил Мишустин.

Иртәгәге көн турында сөйләгәндә: «Башка илләрнең Россиягә басымны киметүләре шикле», – диде ул. Моңа да карамастан, 2024 елда ил икътисадының, хәзерге шартларга яраклашып, яңа үсеш юлына чыгачагына ышаныч белдерде.

 

Михаил Мишустин билгеләгәнчә, 2023 елда Хөкүмәт алдында торган өстенлекле юнәлешләр:

– халыкны саклау;

– илдә яшәүчеләрнең матди хәлен яхшырту;

– технологик суверенитетны ныгыту;

– илнең финанс суверенитетын тәэмин итү;

– транспорт инфраструктурасын үстерү;

– безгә теләктәшлек белдергән илләр белән элемтәләрне ныгыту, яңа хезмәттәшләр эзләү.

 

Фото: https://ria.ru/20230323/mishustin-1860125193.html


Фикер өстәү