Татарстан Дәүләт Советында. Булмаганны эзләмәгез

Парламентның 42 нче утырышына да гадәт буенча иртәрәк килдем. Сессия утырышына кагылышлы документлар белән алданрак танышсаң, язасы да ансат була.

Сәгать тугыз да тулмаган, ә Дәүсовет бинасы каршында бер пикетчы басып тора иде инде. Кулында «Депутатов – сепаратистов в отставку!» дип язылган кызыл ситсы. Әй, энем җаным, безнең депутатлар арасында сепаратистларны табып буламы соң инде! «Долой» дисәң дә, димәсәң дә, юк арабызда аерылып чыгарга теләүчеләр. Без гомер буе ил белән бергә инде. Безнең татар аерылганны – аю, бүленгәнне бүре ашаячагын белә. Энем, депутатларны отставкага китәргә чакырган кызыл чүпрәгеңне бер читкә куеп, Дәүсовет утырышына кереп утырсаң, безнең бердәмлекнең ни дәрәҗәдә нык икәнен үзең дә күргән булыр идең!

Утырышка мин әнә шундый якты уйлар белән кердем һәм чыгыш ясаучыларны тыңлаганда, дөрес уйлаганмын, дип куанып та утырдым әле. Көн тәртибендәге өч дистә чамасы мәсьәләне тикшергәндә, ник бер тавыш-гауга чыксын. Юкса үзара бәхәс куптарырлык мәсьәләләр бар иде. Мәсәлән, Татарстанның аерым закон актларына үзгәрешләр кертүгә кагылган закон проектларын гына алыйк. Алар, нигездә, үзебезнең законнардан, Конституциябездән «суверенлык» дигән төшенчәнең алып ташлануына кагылышлы иде. Моңа каршы да килә алмый идек, чөнки ил Конституциясе буенча, бәйсез Россия эчендә бәйсез төбәкләр, ягъни катлы-катлы суверенлык була алмый. Без моңа артык борчылмадык, чөнки бәйсезлек дигәннәре инде күпмедер дәрәҗәдә кәгазьдә генә саклана иде. Шулай итеп, Татарстан законнарында «дәүләт суверенитеты» дигән язулар бетте, аның каравы «дәүләтчелек» дигән сүз калды. Дәүләтчелек символы булган гимныбызга, флагыбызга, гербка кул тидермәделәр.

Соңгы елларда депутатларыбызның үзебезнең законнарны федераль законнар белән тәңгәлләштереп-яраштырып утыруларына ияләшеп беттек инде. Традицияләр бу утырышта да бозылмады. Шәхсән үземнең федераль хакимияткә, Россия Думасына рәхмәт тә әйтәсе килеп киткәли әле. Мәскәү безгә эшне җиңеләйтте, төн йокыларын калдырып, нервылар бетереп, яңа законнар уйлап табасы юк. Бер илдә бер үк законнар белән яшәми кая барасың?!

Өстәвенә, безнең үз мәшәкатьләребез дә хәттин ашкан. Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец чыгышын тыныч кына тыңлый алмадым. Бер уйлаганда, ул бала хокукларын яклау буенча нәтиҗәле эш алып баруын сөйләп куандырды. Ә менә балалар арасында үз-үзләренә кул салу очракларының 100 процентка артуын әйткәч, куркыныч булып китте. Нинди зәхмәт бу, сәбәпләре нинди? Бу – гаять җитди мәсьәлә һәм бер утыруда гына язып-аңлатып бетерерлек түгел.

Ә менә гаиләләрдә бала хокуклары бозылуын, мондый гаиләләрнең, нигездә «шайтан суы» корбаннары булуын әйтсәк, кайбер сәбәпләре аңлашылыр. Халык телендә «Бала табу – бер мәшәкать, бала тәрбияләү – мең мәшәкать» дигән әйтем бар. Бүген бала тәрбияләү күп кенә гаиләләр өчен мең мәшәкатькә әйләнгән, ахрысы. Шушы мәшәкатьләр бүген шактый ук дәрәҗәдә хөкүмәт җилкәсенә төшә. Вәкил ханым гаилә кыйммәтләрен, күркәм традицияләрне саклау, бала тәрбияләүдә ата-ананың җаваплылыгын арттыру өчен йөри. Моның ише изге эшләр башкару үзебезнең кулда инде. Дөрес, безнең бер күзебез үзебезгә төбәлгән булса, икенчесе белән Мәскәү ягына караштыргалыйбыз. Мин Татарстан парламентының закон инициативалары белән Россия Думасына еш мөрәҗәгать итүен күз алдында тотам, «айт» дигәнгә, «тайт» дип кенә утырмыйбыз, диюем.

Бу утырышта да Дума рәисе Вячеслав Володинга мөрәҗәгать юллау кирәклеге турында сөйләштеләр. Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова әйтүенчә, сирәк авырулардан азапланучы гражданнарны дарулар белән тәэмин итүне федераль үзәк үз өстенә алырга, ягъни дарулар өчен акча федераль казнадан бирелергә тиеш. Захарова мондый вәкаләтнең «Россия Федерациясе гражданнарының сәламәтлеген саклау нигезләре турында» федераль законда язылганын да искә төшерде. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Татарстан мөрәҗәгате хуплансын өчен, бездән сайланган Дума депутатлары да үз сүзен әйтергә тиеш. Фәрит әфәнде шәхсән үзе дә, Дума рәисе Вячеслав Володин белән очрашып, шул хакта сөйләшергә ниятләп тора икән.

Дума димәктән, утырышта безнең яшь депутатыбыз Динар Бариевны Мәскәүгә җибәрү мәсьәләсе каралды. Ул Россия Думасы каршындагы Яшьләр парламентына Дәүсоветтан вәкил итеп сайланды.

Аңа бердәм тавыш бирүләрен дә өстәп куйыйм әле. Безне өйрәтәсе юк, һәр эшкә бергәләп тотынырга, бергәләп эшләргә өйрәнгән халык без. Мәсәлән, Россия төбәкләренең шактые санкцияләр авырлыгыннан сыгылып төшкәндә, без үсешкә – үзгәрешкә атларга омтылдык. Утырышта эшмәкәрләр хокукын яклау буенча Татарстан Рәисе каршындагы вәкил Фәрит Габделганиев чыгыш ясаган иде. Соңгы өч елның безнең эшмәкәрләр өчен авыр сынау елы булуын әйтте үзе, әмма зарлану

шуның белән тәмамланды. Без кече һәм урта эшмәкәрлектә тотрыклылык саклап кына калмаганбыз, бу бизнес вәкилләренең санын арттыруга да ирешкәнбез. Саннар белән әйтсәк, быелның март аена эш кешеләре саны моннан алдагы ел белән чагыштырганда 4 меңгә арткан. «Бу – эшмәкәрлекнең теләсә нинди шартларга тиз арада яраклаша алуына бер дәлил», – дигән иде Фәрит әфәнде. Әлбәттә, барысы да ал да гөл бара дигән сүз түгел, вәкилнең кабул итү бүлмәсенә эшмәкәрләрдән мөрәҗәгатьләр килә тора икән.

Әмма аларның саны кимүгә бара. Димәк, эшмәкәрләрне борчыган сорауларны үз вакытында хәл итәргә тырышалар дигән сүз. Шул ук вакытта Фәрит әфәнде дәүләт хакимияте һәм җирле хакимият органнарының тиешенчә эшләп бетермәвен дә яшермәде. Бөтен моң-зарларның 26 проценты түрәләрдән канәгатьсезлеккә бәйле икән. Икенче урындагы зар (24%) гамәлдәге законнарны аңлау һәм аңлата белмәүгә бәйле. Эшмәкәрләр республика җитәкчелеге, хокук сагында торучылар белән очрашып торалар икән үзе, әмма йә файдалы очрашулар саны кимрәк, йә эшмәкәрләргә биргән вәгъдәләр үтәлеп җитми булып чыга инде. Ә административ басымга килгәндә, вәкил әйтүенчә, бу һаман да дәвам итә икән әле. Бездә генә түгел, бөтен илендә шул хәл икән. Бергәләп тотынсалар, бу «зәхмәт»не дә җиңәрләр, дип ышаныйк. Бүген Татарстан икътисадында кече һәм урта эшмәкәрлекнең өлеше, үзмәшгульләрне дә кертеп, 42 процент, диделәр. Бу – 828,5 мең эш урыны дигән сүз. Шәп бит! Фәрит Габделганиев эшмәкәрләрнең заманның бөтен кыенлыкларын җиңеп барасына ышана. Әлбәттә инде, алар дәүләт кайгыртуын тоеп эшләсә, кайбер түрәләр аяк чалмаса.

Ә кызыл чүпрәк тоткан теге егет сепаратизм эзләмәсен. Юк ул бездә, кемнең аерылып чыгып китәсе, киресен сукалап утырасы килсен. Бигрәк тә бүгенге катлаулы заманда, диюем.

Риман Гыйлемханов

Фото: https://gossov.tatarstan.ru/index.htm/news/2172.htm


Фикер өстәү