Истанбулның Пендик районында урнашкан бер кунакханәдә янгын чыккан. Инде хәзер үк һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләрнең булуы мәгълүм. Бу хакта җирле TRT каналы хәбәр итә.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, коткаручылар 7 катлы кунакханәдәге янгынны 45 минут буе сүндергән. Кунакларны эвакуацияләүгә карамастан, кимендә ике кеше һәлак булган, икесе зыян күргән. Янгын сәбәбе әлегә мәгълүм түгел.
Отель кунаклары арасында Россиядән килүчеләрнең бармы-юкмы икәнлеге турында мәгълүматлар юк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat