Нинди төбәкләрдән мал сатып алырга ярамаганлыгын әйттеләр

Татарстанга терлекләр арасында куркыныч булган тилчә (ящур) авыруы кермәсен дисәк, Казахстаннан һәм аңа якын булган төбәкләрдән мал алып кайтмаска кирәк. Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин әнә шулай ди.

– Тилчә авыруы белән дуңгызлар, сарыклар, боланнар, шулай ук кешеләр дә авырый. Авыруның инкубацион периоды 14 көнгә кадәр. Ул бик тиз тарала. Авыру терлек янына чиста кием белән кергән очракта да, вирус киемдә 40 көннән артык саклана, – диде ул.

Габделхак Мотыйгуллин әйтүенчә, тилчә авыруы Казахстанда 2021 елның икенче яртысыннан бирле тарала.
– Бу турыда фермерлар чаң какса да, ни сәбәпледер дәүләт рәсми төстә хәбәр итмәде. Авыру Оренбург өлкәсенә килеп җиткәч кенә, рәсми төстә игълан иттеләр. Безнең республика өчен куркыныч зур. Әлеге авыру Татарстанда соңгы тапкыр 1960 нчы елларда теркәлде, – диде ул.

Шуңа күрә белгеч Казахстан чигендәге Оренбург, Самара, Саратов һәм Чиләбе өлкәләреннән терлекләр алып кайтуны туктатырга киңәш итте. Шулай ук авыл җирлеге башлыкларына һәм районнардагы мал табибларына машиналарында терлек һәм кош-корт сатып йөрүче арадашчыларга аеруча игътибарлы булырга кирәклеген тагын бер кат ассызыклады.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү