Мантуның кирәк чагы: Татарстанда туберкулез белән авыручылар саны арта

Җиде кат уйлап, бер кат кисәсе. Табиблар, баласының туберкулезга каршы тикшеренү узуына каршы булган ата-анага шушы киңәшне истә тотарга куша. Ник дигәндә, соңгы арада туберкулез белән авыручылар саны арта башлаган. Республикада гына түгел, дөнья күләмендә шул хәл.

Узган ел Татарстанда туберкулез йоктыручылар саны, алдагы ел белән чагыштырганда, 6,8 процентка арткан. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең бүлек башлыгы Анна Алешина сүзләренә караганда, 14 районда (Арча, Әгерҗе, Әлки, Әлмәт, Буа, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Кайбыч, Лениногорск, Мөслим, Нурлат, Теләче, Ютазы) бу күрсәткеч республика күләмендәге уртача саннардан да югарырак.

– Югары Осланда әлеге мәкерле чирне йоктыручылар саны республика буенча уртача күрсәткечтән – 2,2 тапкыр, Кайбычта 3 тапкыр күбрәк. Туберкулез белән авыручыларның күпчелеге –18–49 яшьлек кешеләр, – ди ул.

Дөрес, саннар артса да, Татарстанда туберкулез белән авыручылар ил күләмендәгеләр белән чагыштырганда 20 процентка азрак. 2021 елга кадәр дөнья күләмендә әлеге мәкерле чирне йоктыручылар саны ел саен якынча 2 процентка кими барган. Әмма шушы ел азагында инде саннар кисәк кенә арта башлаган. Республиканың туберкулезга каршы клиник диспансеры баш табибы Алексей Алексеев сүзләренә караганда, белгечләр моның сәбәбен әле дә булса аңлап бетерә алмый.

– Туберкулез дөнья күләмендә үлем-китем очракларына китергән иң төп ун авыруның берсе санала. 2021 елда дөньяда 10,6 миллион кеше туберкулез йоктырган. Бу, 2020 ел белән чагыштырганда, 4,5 процентка күбрәк. 2021 елга кадәр туберкулез йоктыру очраклары ел саен 2 процентка кими барды. Әмма ел азагында бу чирне йоктыручылар саны кисәк кенә арта башлады. Бәлки моңа пандемия йогынты ясагандыр. Әлегә бу сорауга төгәл генә җавап таба алмыйбыз, – ди табиб.

Белгеч үзе коронавирусны авырдан уздырган кешеләр флюорографияне даими рәвештә узарга тиеш дип саный. Ковид үпкәләрне зарарлый. Бу исә туберкулез пәйда булу куркынычын да бермә-бер арттыра.

Билгеле булганча, туберкулез – кешедән кешегә һава аша йога торган инфекцияле хроник авыру. Ул бик чыдам. Әйтик, авыру кешенең төкерегендәге бактерияләр кипкәннән соң да – ун ай дәвамында, караңгыда өч елга кадәр саклана. Алар авыруның киеме, көндәлек кирәк-яраклары, китапларда да бик озак саклана, дип кисәтә белгечләр.

– Шуңа күрә авыру кеше белән контактта булучылар тиз арада табибка күренергә тиеш. Риск төркеменә кермәүчеләр, балалар, азык-төлек белән эшләүчеләр, хроник үпкә, сидек юлы, ашказаны эчәк-тракты авырулары булган кешеләр флюорографияне елга бер тапкыр уза. ВИЧ инфекцияле, психиатрия оешмаларында исәптә торучылар бу тикшеренүне елга ике тапкыр узарга тиеш, – ди Анна Алешина.

Бу чирне мәкерле диюләре дә юкка түгел. Ник дигәндә, ул еш кына үзен бернинди билгеләр белән дә сиздерми – яшерен генә азып ята бирә. Олыларда ачыкланган туберкулез – 50 процент очракта, кечкенә балаларда тулысынча бернинди билгеләрсез уза икән.

– Гадәттә, балада туберкулез билгеләре үсмерлек чоры башлангач кына күренә башлый. Андый чакта ул тиз арый, хәлсезлектән зарлана, башы әйләнә, температурасы күтәрелә. Шуңа күрә балалар, үсмерләр туберкулезга ел саен тикшеренү узарга тиеш, – ди Анна Алешина.

Узган ел республикада 972 кеше туберкулез йоктырган. Шуларның 33е – бала. 3,5 меңнән артык бала туберкулезга каршы тикшеренү узмаган. Шуларның 17 проценты бүген мәктәп, балалар бакчаларына йөри.

– Мондый балалар булган белем бирү оешмаларында туберкулез таралу куркынычы бермә-бер арта. Форсаттан файдаланып, баласын туберкулезга  тикшертүгә каршы булган ата-аналарга мөрәҗәгать итәсем килә. Манту яки диаскинтест – балада туберкулез барлыгын-юклыгын ачыкларга ярдәм итүче бердәнбер ысул. Уңай нәтиҗә бирсә, ата-ана баласының сәламәтлегенә тагын да игътибарлырак булырга, аны бер ай дәвамында фтизиатрга күрсәтеп торырга тиеш. Мондый тикшеренү узмаган бала белем бирү оешмасына кертелми, – ди Анна Алешина.

Кертелмәү дигәннән, соңгы елларда белгечләр безгә читтән килеп эшләүчеләрне дә күпләп тикшерә башлаган. Узган ел белгечләр Татарстанда яшәп эшләүче 64 меңнән артык мигрантны тикшергән. Бу, алдагы ел белән чагыштырганда, 20 меңгә күбрәк.

– Шуларның 29ында туберкулез барлыгы ачыкланды. Аларның бер өлеше бездә калды, калганнары дәвалану өчен туган якларына кайтып китте. Соңгы елларда бездә тикшеренгән чит ил кешеләре арасында туберкулез ачыклану очраклары ике тапкыр диярлек кимеде, – ди Алексей Алексеев.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү