Дәүләт хезмәткәрләре өчен ташламалы ипотека кертергә тәкъдим итәләр

Быел Россия Финанс министрлыгы федераль дәүләт хезмәткәрләре өчен ташламалы ипотека кертергә тәкъдим итәчәк. Әлеге инициатива түрәләрне «озак вакытлы нәтиҗәле хезмәткә» мотивацияләүгә юнәлдерелгән, дип яза РБК.

Мондый тәҗрибәне кертү турында инициатива Хөкүмәткә юлланачак.

«Бу бер тапкыр гына бирелә торган субсидия түгел, ә процент ставкасын субсидияләү булачак», — дип яза чыганак.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү