Нәзарәт махсус хәрби операция кырындагы солдатларга гуманитар ярдәм тапшырды

Изге Рамазан аенда ТР мөселманнары Диния нәзарәте чираттагы гуманитар йөкне Луганск өлкәсендәге хәрби частьләрнең берсенә илтеп кайтты: анда Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатлар хезмәт итә. Якынча 2 тонна авырлыктагы йөк республиканың төрле почмакларында яшәүче мөселманнар тарафыннан җыелды. Солдатларга Нәзарәтнең барлык мөхтәсибәтләре дә диярлек ярдәм итте. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Бу юлы махсус хәрби операция кырына рацияләр, «повер-банклар», телефон батарейкаларын тутыру һәм башка төрле компьютер техникасы; медицина товарлары; кеше ташу өчен каркассыз җайланмалар (комплектка җайланмалар үзләре, эвакуация өчен трос, сүтеп алына торган махсус ыргак керә), медикаментлар, стериль бинтлар; 1000 пар җәйге оекбашлар; шикәр, ярмалар, макароннар, хәләл тушенкалар, бал һәм төрле кайнатмалар җибәрелде.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе барган подразделениедә хезмәт итүче солдатларның 90 проценты – Татарстанннан, алар — Биектау, Питрәч, Саба, Арча, Балык Бистәсе районнарыннан һәм Казаннан. Солдатлар туган якларыннан күчтәнәчләр җибәргән дин кардәшләребезгә һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә рәхмәт белдерде.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте махсус хәрби операция кырларына кабат гуманитар йөк илтергә ниятли, диелә хәбәрдә.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү