Республика балалар клиник хастаханәсендә кичә футбол капкасы егылып төшкән малайның хәле турында сөйләделәр.
13 яшьлек малай күпсанлы җәрәһәтләр белән авыр хәлдә ашыгыч ярдәм хастаханәсенә эләгә. Аны хирург, травматолог, яңак-йөз хирургы тикшергән.
«Баланың хәле авыр. Ул аңында, үзе сулый. Аны ДРКБ реанимациясенә салдылар»,-дип сөйләделәр хастаханәнең матбугат хезмәтендә.
Фаҗига «Волга» лагеренда булган. Тикшерү органнары булган хәл буенча тикшерү үткәрә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat