Сынау срогы белән эшкә алынган хезмәткәрне нинди очракларда эштән җибәрергә мөмкин булуын һәм аның хокукларын аңлатканнар

Бу хакта юрист сөйләгән.
Сынау срогы – хезмәткәр өчен бу эшнең үзенә кулаймы-юкмы икәнен, ә эш бирүче өчен – аның әлеге вазыйфага туры киләме-юкмы икәнен тикшереп карау чоры. SuperJob сервисының юридик практика директоры Александр Южалин сынау срогы белән эшкә алынган хезмәткәрне нинди очракларда эштән җибәрергә мөмкин икәнен һәм аның нинди хокукларга ия булуын аңлаткан.

Юрист әйтүенчә, сынау срогында эштән җибәрелү сәбәпләре – башка хезмәткәрләрнеке кебек үк диярлек. Аермасы шуннан гыйбарәт.
– Сынау срогында хезмәткәр үзе үк эштән китәргә теләсә, бу хакта эш бирүчесен 3 көн алдан кисәтеп куярга тиеш. Башка хезмәткәрләр өчен бу срок – 14 көн.
– Эш бирүче, сынау срогында хезмәткәр үз бурычларын үти алмады, дигән нәтиҗәгә килсә, аның белән хезмәт килешүен вакытыннан алда өзәргә мөмкин. Моңа кадәр ул ким дигәндә өч көн алдан хезмәткәргә хәбәр итәргә, эштән җибәрелү сәбәпләрен күрсәтергә тиеш.
Сынау срогын уңышлы һәм уңышсыз үтү критерийлары гадәттә сынау срогын узучы хезмәткәр башкарырга тиешле эш планына кертелә. Мондый план булмаса, яки анда сынау срогын уңышлы узу өчен хезмәткәрдән нәрсәләрнең таләп ителүе анык кына күрсәтелмәсә, эштән җибәрелүне законсыз дип санарга мөмкин, дип аңлаткан Александр Южалин.


Фикер өстәү