Эльмира Сөләйманованың истәлегенә багышланган күргәзмә ачылачак

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманованың якыннары җырчының исемен мәңгеләштерү эшен башлап җибәргән. Шушы көннәрдә әнисе кызының сәхнә күлмәкләрен, аяк киемнәрен, эстрададагы казанышлары өчен бирелгән мактау грамоталарын, дипломнарын, бизәнү әйберләрен туган ягы Аксубай районы Иске Ибрай авылы музеена кайтарган, дип яза «Шәһри Чаллы» газетасы. 

«Киләчәктә музейда күренекле авылдашыбыз, моңлы җырчыбыз Эльмира Сөләйманованың якты истәлегенә багышланган күргәзмә урын алачак. Безгә кадерле экспонатлар кайтарган өчен Фидания апага рәхмәт», – дигәннәр җырчының якташлары.

Аксубай районы Иске Ибрай – Эльмира Сөләйманованың әнисенең туган авылы. Эльмираның балачагы шушы авылда узган, ул аны үзенең туган авылы дип санаган.

 


3 фикер

  1. Молодцы наша эльмирочка заслужила , чтобы открыли музей куда будут приходить земляки и вспоминать ее

  2. Эльмирабыз безнең татар эстрадасының йөзек кашы. Яшь булуына карамастан үзенең моңлы матур тавышы, жырлары белән күпләрнең күңелен яулап өлгерде. Бер нишләтә булмый шул, ходай аңа гомерне кыска итеп биргэн. Шул кыскагына вакыт эчендә дә ул җыр һәм сэнгать өлкәсендә үз сукмагын салып өлгерде, зур унышларга иреште. Урыннарың ожмахта булсын, тыныч йокла Эльмира.

Фикер өстәү