Татарстан интернет аша сатучылар саны арткан

Татарстан интернет аша сатучылар эшчәнлеге буенча иң яхшы төбәкләр исемлегенә кергән. Data Insaight агентлыгы төзегән рейтингта республика Россия шәһәрләре арасында – алтынчы, Идел буе федераль округы төбәкләре арасында беренче урынга чыккан. 

Агентлык мәгълүматларына караганда, илдә онлайн сәүдә базары, 38 процентка артып, 5,66 триллион сумга җиткән. Лидерлар өчлегенә Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербург кергән.

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Татарстан электрон сәүдәгә ярдәм итү программасын кабул иткән төбәкләрнең берсенә әйләнгән. Шушы ярдәм нәтиҗәсендә узган елда интернет аша сатучылар саны ике тапкыр арткан, эшмәкәрләр саны 45423кә җиткән. Алар барлыгы 50,37 миллиард сумлык товар саткан. Россия буенча сатучыларның уртача кеременнән өч тапкыр зуррак сан бу. Шуңа күрә Татарстан Рәисе дәүләт ярдәмен 2025 елга кадәр озайту турында карар кабул иткән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү