Авылда бер ир 4 айлык кызының аягын сугып сындырган

Бер ир, хатынына сугарга теләп, кул астына эләккән дүрт айлык кызының аягын сындырган. Бу хакта «Кызыл таң» хәбәр итә.

Гаилә пары Борай районының бер авылында яши. Үткән елның ноябрендә аларның кызлары туган. Әти кешене баланың һәрвакыт елавы ачуын чыгарган.

Бер көнне ир өенә кайтканда бала ярсып елаган була. Әнисе аны тынычландыра алмый. Ачуына түзә алмаган ир өйдәге әйберләрен вата башлый, хатынына кизәнә, ләкин ялгыш сабыйның аягына суга. Нәтиҗәдә, кызының бот сөяге сына. Баланы дәваханәгә салганнар.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү