Бетмәс сүзебез! «Татар сүзе» халыкара нәфис сүз бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Мари Иле, Самара, Төмән, Ямал-Ненец округы, Белоруссия, Төркия… Быел өченче мәртәбә уздырылган «Татар сүзе» бәйгесендә кем генә катнашмаган. Марат Әхмәтов сүзләре белән әйтсәк, бу кадәр кеше белән без телебезне саклый да, үстерә дә алабыз. Татар сүзенең көчен, зәвык һәм нәфислеген исбатлаучы бәйгенең гала-концерты – безнең репортажда.

Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү комиссиясе гамәлгә куйган «Татар сүзе» халыкара нәфис сүз бәйгесе кыска гына вакыт эчендә сүз сәнгатенә, татар әдәбиятына битараф булмаучылар арасында шактый зур кызыксыну уятырга өлгерде. Бу җәһәттән аның премия фонды 1 млн сумны тәшкил итүен дә искәртергә кирәктер.

– Юкка гына акыл ияләре: «Сүз ул – гәүһәр, әгәр кадерен белсәң. Хәнҗәр, әгәр сак кагылмасаң», – димәгән. Безнең сәхнәдә яңгыраган сүзләр халкыбыз өчен һәрвакыт гәүһәр булсын иде. Узган елларда бу бәйгенең тамашачысы гына идем, быел хөкемдарлар рәтендә булырга насыйп булды. Безнең чын мәгънәсендә сәләтле балаларыбыз, өлкәннәребез һәм иҗади гаиләләребез шулкадәр күп икән! Алар арасыннан Якуповлар гаиләсен игътибарсыз калдыра алмадык. Айрат Якуповны күпләр «Могҗиза» театр студиясеннән (сәламәтлеге чикләнгән балалар студиясе. – Авт.) беләдер. Мин аның әнисе Рузия белән чыгышыннан таң калдым, шәһәребез мэрына да күрсәттем, – диде Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Якуповлар гаиләсенә мэрияның махсус бүләген – концерт костюмы алу өчен сертификат тапшырып.

«Татар сүзе» – саннарда

– Тагын да киңрәк аудиторияне колачлау максатыннан, быел әлеге бәйге телевизион форматта уздырылды. Узган ел бәйгедә барлыгы 3557 кеше катнашкан булса, быелгы катнашучыларның саны – 3200.

– Узган ел 40 җиңүчене бүләкләгән булсалар, быелгы җиңүчеләрнең саны – 30.

– Катнашучылар «Шигърият» һәм «Проза» номинацияләрендә көч сынашты. 10 яшькә кадәр, 11–17 яшь, 18 яшь һәм өлкәнрәкләр кебек яшь категорияләреннән тыш, үзе язган әсәрләрне сөйләүчеләр, иҗади гаиләләр һәм профессионаллар аерым бәяләнде.

Махсус бүләкне Татарстан Язучылар берлеге дә әзерләгән иде. Аны Татарстан Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Илсөяр Иксанова тапшырды.

– Әлеге бәйге – татар сүзен халыкка җиткерүдә, татар әдәбиятын пропагандалауда иң үтемле чараларның берсе, миңа калса. Чөнки «Татар сүзе» күпме кешене татар әдәбиятын яңадан алып укырга, татар язучылары белән танышырга мәҗбүр итте. Ике ел рәттән әлеге бәйгенең жюри әгъзасы буларак, шуны әйтәсем килә: катнашучылар хәзер мәктәп программасы белән генә чикләнмичә, яңа буын әдипләрнең, соңгы елларда бик искә алынмый торган язучыларның әсәрләренә дә мөрәҗәгать итә башлады. Бу исә бәйгенең үсеше турында сөйли, – дип сөйләде ул, махсус бүләк иясе Земфира Антипованы тәбрикләп.

Быелгы бәйгене оештыручылар – «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе һәм «Шаян ТВ» каналы.

– Ышанып, бу дәрәҗәле эшне безнең кулларга тапшырганыгыз өчен бик зур рәхмәт! Ышанычыгызны аклаганбыздыр дигән өметтә калам, – диде «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов. Шуннан соң Мансуровлар гаиләсенә махсус бүләкләрен тапшырды.

Бергә булырга кирәк!

Махсус бүләкләр тапшырылып, җиңүчеләрне алкышлаганнан соң, һәр бәйгедәге иң көтеп алына торган мизгел – бүләкләү тантанасы башланды. Бу өлешкә күчкәнче, чыгышларга бәя бирергә кирәк булгандыр. Әмма ирексездән быелгы катнашучыларны узган елгылары белән чагыштырып утырдык. Һәм, ни сәбәпледер, бу юлы истә калырдай чыгышлар азрак булды. Быел бит катнашучыларның әдәби әсәр башкару осталыкларыннан тыш, бәйгегә җибәргән видеоязмаларының сыйфаты да каралды. Соңыннан җиңүчеләрнең видеоязмаларыннан торган махсус тапшырулар әзерләячәкләр. Тулы бәяне әнә шул тапшыруларны карагач бирсәк, дөресрәк булыр, мөгаен.

Җиңүчеләрне исә, елдагыча, Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов котлады.

– Безнең телгә кагылышлы проектларыбыз бихисап. Әмма туган телебезнең бөтен матурлыгын үз эченә җыйган «Татар сүзе» проекты – иң дәрәҗәлесе, иң отышлысы. Татар теленең, татар сүзенең бөтен нечкәлеген, нәфислеген, әдәбилеген халкыбызга яшәү рәвеше кебек җиткерә алырлык никадәр талантлы кешеләребез бар. Шулай булганда, мондый тел, мондый халык югаламыни? Мондый телне югалтырга ярыймыни? Татар теленең киләчәге, һичшиксез, өметле. Өч ел рәттән уздырылган бу бәйгедә барлыгы 10 меңнән артык кеше катнашты. Һәр катнашучының янында аның өчен җан атучы дистәдән артык кеше бар. Димәк, туган телебез өчен янып-көеп яшәүче, ким дигәндә, 100 мең кешебез бар. Бу кадәр кеше белән без телебезне саклый да, үстерә дә алабыз. Безгә бүгенге кебек бергә булырга гына кирәк! – диде ул.

«Монда кадәр килеп, биемичә китәләр димени?!»

Ә бүләкләү тантанасының иң истә калган мизгеле Салехардтан килгән Екатерина ханым Әхмәтҗанованың бии-бии сәхнәгә менүе булды. Гармунын күтәреп, тормыш иптәше дә килгән иде. Без сәхнә артына узганда да гармун һәм тыпыр-тыпыр биегән тавыш ишетелә иде әле.

– Монда кадәр килеп, биемичә китәләр димени?! Бәйгегә үзем язган әсәрне сөйләп җибәргән идем. Уен-көлке белән генә инде. Көтмәгәндә, Казанга чакырдылар. Мондый чаралар безнең өчен гаять әһәмиятле. Яшәсен сүзебез! – диде Екатерина ханым. Кызганыч, чыгышын гына күреп булмады. Ә ул «Үзем язган әсәр» номинациясендә III урынга лаек дип табылды.

Нәфис сүз бәйгесендә мәдәният өлкәсенә якын булган кешеләр генә катнаша, дип уйласагыз, ялгышасыз. Әйтик, Балтач районының Куныр авылыннан килгән Ленар Хаматов – мич чыгаручы. Бәйгедә ул, шигырь сөйләп, II урынны алды.

– Бәйгегә дигән видеоязманы Казанда мич чыгарган җирдән генә төшереп җибәрдем. Үземнең өстә – эш киемнәре. Фонда да – иске генә йорт. Махсус әзерләнеп төшерсәм, җиңмәгән дә булыр идем әле, – дип көлә Ленар әфәнде. – Мич чыгарган арада, кулга гармун алып, җырлап та җибәрә алам. Шул арада күңелгә ятышлы шигырьләрне дә ятлыйм. Кыскасы, иҗат – күптәнге җан дустым.

Җиңүчеләр

10 яшькә кадәрге катнашучылар арасында

«Шигърият»:

I урын – Хәсән Гыйльманов (Казан),

II урын – Ләйлә Таишева (Казан),

III урын – Сафия Еремеева (Казан).

«Проза»:

I урын – Айсылу Кәримова (Балтач),

II урын – Аслан Миргаязов (Казан),

III урын – Язгөл Садриева (Актаныш).

11–17 яшьлек катнашучылар арасында

«Шигърият»:

I урын – Азалия Кәримова (Түбән Кама),

II урын – Рәлиф Сәләхиев (Түбән Кама),

III урын – Азамат Шәмсетдинов (Яшел Үзән).

«Проза»:

I урын – Диләрә Фәсихова (Казан),

II урын – Диләрә Муллагалиева (Балтач),

III урын – Гөлфия Галәветдинова (Арча).

18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар арасында

«Шигърият»:

I урын – Рузил Ихсанов (Әлмәт),

II урын – Ленар Хаматов (Балтач),

III урын – Гөлшат Әгъләмова (Чирмешән).

«Проза»:

I урын – Рамилә Шәмсемөхәммәтова (Казан),

II урын – Гөлназ Рәшитова (Казан),

III урын – Инсаф Сәләхетдинов (Балтач).

«Иҗади гаиләләр»:

I урын – Кәримовлар гаиләсе (Теләче),

II урын – Хәбибрахмановлар гаиләсе (Казан),

III урын – Салаховлар гаиләсе (Актаныш).

Үз шигырьләрен сөйләүчеләр арасында:

I урын – Рүзәл Мөхәммәтшин (Казан),

II урын – Разия Галимова (Спас), Рифат Сәлах (Казан),

III урын – Айдар Нуриев (Түбән Кама).

Үз әсәрләрен сөйләүчеләр арасында:

III урын – Екатерина Әхмәтҗанова (Ямал-Ненец автономияле округы).

Профессионаллар арасында:

I урын – Илнур Закиров,

II урын – Зөлфия Вәлиева,

III урын – Җәүһәрия Габделхакова, Казан театр училищесының 3 нче курс студентлары.

Лилия Гыймазова

 


Фикер өстәү