Невролог Диләрә Шаһиева: «Бик каты егылу, бала табу һәм наркоз хәтергә тискәре йогынты ясый»

 Кичә нәрсә ашаганың онытыла, яңа гына ни эшләргә теләвең, кайчак кеше исемнәре дә искә төшмичә тилмертә. Бүген күпләр шул рәвешле хәтере начарланудан зарлана. Соңгы елларда хәтерсезлек олыларны гына түгел, яшьләрне дә үз итә. Хәтерне саклау һәм яхшырту юллары турында табиб-невролог, реабилитолог, медицина фәннәре кандидаты Диләрә Шаһиева белән сөйләштек.

– Хәтернең начарлана башлавы ничек беленә?

– Хәтере начарланган кеше, иң беренче чиратта, яңа гына булган вакыйга, күренешләрне оныта башлый. Мисал өчен, чәйнеген куя да сүндерергә оныта, бүлмәгә нәрсә өчен чыкканын яисә, кибеткә кергәч, нәрсә алырга җыенганын искә төшерә алмыйча тилмерә. Мондый үзгәрешләрне еш кына янәшәдәгеләр дә сизә.

– Хәтерсезлек ни өчен яшәрә?

– Яшьләрнең хәтере кан тамырларында ниндидер хилафлыклар булу аркасында начарланырга мөмкин. Ковид та хәтергә «бәрә». Шул сәбәпле, соңгы елларда хәтерсезлектән зарланучылар саны бермә-бер артты. Көне буе утырып эшләүче, гел телефонга, гаджетка текәлеп утыручылар да еш кына хәтерсезлектән интегә. Бу аңлашыла да. Муен гел кәкрәеп торгач, кан тамырларына авырлык килә, алар бүртә. Бу исә шулай ук хәтергә бәрә.

– Хәтерсезлек дәвалауга бирешәме?

– Хәтерсезлектән коткара торган махсус дарулар бар. Омега-3 тә файдалы. Хәтерсезлекне дәвалаганда кан тамырларын ныгытучы, кан йөрешен яхшыртучы дарулар да кулланыла.

– Хәтер тагын кайсы очракларда начарлана?

– Бик каты егылганда, башны имгәткәндә хәтер начарлана. Бала тапкан хатын-кызларның да еш кына төп зары шул. Наркоз хәтергә тискәре йогынты ясый дигән фикер дә хак. Ул хәтергә генә түгел, бөтен баш миенә тәэсир итә. Дөрес, яшьрәк кешенең организмына наркозның зарары азрак була. Ник дигәндә, яшь организм бик тиз тернәкләнә. Шуңа күрә операция ясаганнан соң берникадәр вакыт узгач, аның хәтере дә яхшырырга мөмкин.

– Коронавирус белән авырып терелүчеләрнең дә күбесе хәтерсезлектән интегә.

– Коронавирустан соң кешенең хәтере генә начарланып калмый, ул игътибарын туплый алмыйча тилмерә. Әйтик, моңа кадәр алты сәгать эчендә башкарып чыккан эшне кеше ковидтан соң еш кына ике-өч көндә дә бетерә алмый. Шуңа күрә коронавирус белән авырып терелгәннән соң хәтер начарланса, кичекмәстән неврологка яки реабилитологка күренергә кирәк.

– Хәтерне ничек яхшыртырга?

– Иң беренче чиратта, моңа кадәр башкармаган эшләргә алынырга кирәк. Мисал өчен хисапчы булып эшләгән кеше чит телләр өйрәнә башласа, файдага булачак. Баш мие моңа кадәр кулланылмаган нейроннарны да эшкә җигәргә тиеш. Шигырь ятлау да хәтерне яхшырта. Омега-3, Д, В витаминнары, тимер җитмәгәндә дә кеше хәтерсезлектән интегә. Шуңа күрә организмны шушы витамин һәм микроэлементлар белән баету ягын карагыз.

Хәтерне «җимерүче» биш начар гадәт

– Тәмәке тарту. Никотин аркасында баш миенең кан тамырлары кысыла, андагы нерв күзәнәкләре үлә, күзәнәкләр кислородка кытлык кичерә. Шул рәвешле кешенең хәтере начарлана, ул игътибарсызга әверелә, акрын уйлый башлый.

– Исерткеч эчемлекләр белән мавыгу. Әлеге яман гадәт аркасында кешенең организмында матдәләр алмашы бозыла, хәтере начарлана, интеллект дәрәҗәсе кими.

–  Фаст-фуд, каптагы камыр ризыклары. Билгеле булганча, аларны әзерләгәндә трансмайлар кулланыла. Алар исә хәтерсезлек чире саналган Альцгеймер авыруы килеп чыгу куркынычын бермә-бер арттыра.

– Артык баллы ашарга ярату. Шикәрне чамадан тыш күп ашау, дөрес тукланмау шулай ук хәтернең начарлануына китерә. Организмга даими рәвештә чамадан тыш күп шикәр кереп торса, баш миенең күләме, бигрәк тә аның хәтер өчен җаваплы өлеше кечерәя.

– Йокы режимын сакламау. Англия галимнәре 10–14 яшьлек ун бала белән хәтерне тикшерү буенча тест уздырган. Аларның бер төркемен кич  әзерләп, иртәнге якта сынау алганнар. Икенче төркем балалар исә тестка  әзерләнгән дә шул ук көнне җаваплар да язган. Нәтиҗәдә йокысын туйдырып, тест эшләгән балаларның нәтиҗәләре 20 процентка яхшырак булган.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү