Хәзерге Россия җәмгыятендә социализмны тилерү дәрәҗәсенә җитеп сагынган катлау бар һәм ул шактый ук ишле. Хәтта зур тырышлык белән бизнес корып, ярыйсы ук мул тормышка ирешкән шәхесләр арасында да совет торгынлыгының күңелне иркәли торган тотрыклылыгын сагынучылар аз түгел. Сагынырлык та шул. Коммунистик идеологиянең «Кеше кешегә дус һәм туган» дигән девизы гына ни тора!
Тема башка булганга, ул девизга тукталмыйм. Бүгенге тормышыбызда, матди байлыклар ягыннан караганда, без барыбыз да ул чактагыдан күпкә югарырак хәлдә, әмма… Әмма социализмны сагыну вирусы әле бер йөрәккә үтеп керә, әле икенчесен яулый. Социализмда тигезлек иллюзиясе тормышка ашырыла иде, социаль яклау чаралары әйбәт эшләнгән иде. Студент икәнсең, стипендия акчасына ашый-эчә, бераз тырышсаң, хәтта киенә дә аласың. Дөнья гизмәсәң дә, пенсия акчасына да үз өеңдә тыйнак кына гомер сөрә аласың. Эшсез калу куркынычы юк, киресенчә, эштән качып котылып булмый. Мәҗбүри урнаштыралар. Эленке-салынкы йөрсәң дә, ачтан үлмәслек хезмәт хакы түлиләр. Укучылар гафу итсен һәм дөрес аңласын, автор менә шул кайгыртучанлыкның шәхесне эштән чыгаруын һәм илне катастрофага илтүен язмакчы була. Совет хакимияте, үзенең җимерелү стадиясенә кергәндә, иң беренче нинди реформа игълан итте әле? Алкоголизмга каршы көрәш кампаниясен башлады, чөнки совет халкы егылып эчә иде…
Социализмның ул хатасын – социаль яклау чараларын уңга-сулга өләшүен – нык үскән капитализм да файдалана башлады. Эш шуңа барып җитте: тик торганда таза-сау кешеләргә акча өләшү идеясе үстерелде һәм тәҗрибә буларак сынап та каралды. Швейцариядә хәтта бу уңайдан референдум да үткәрделәр. Ковид котырган 2020 елны искә төшерик. Тиктомалдан акча өләшү буенча АКШ һәм Европа илләре коммунизмның борынына чиертә яздылар. Болай да аларда социаль яклау чаралары ярыйсы ук көчле иде. Һәм… без глобаль капитализмның ахырына якынлашуын күрәбез. Юк, капитализм бинасы социаль яклау яхшы куелганга ишелә дип әйтергә теләмим, шулай да…
Бу язманың идеясе танылган совет язучысы Александр Гринның «Яшел лампа» дигән кыска хикәясен укыгач туды. Грин иҗатын яхшы беләм дип мактана алмыйм, әмма бит ярымлык хикәя авторның яхшы психолог һәм тормышны тирән аңлаучы булуын дәлилли. Сюжет болайрак корылган. 1920 елның кышында кыйммәтле рестораннан чыгып килүче затлы киенгән ике бай Лондон урамында ачлыктан аңын югалтып егылган Джон Ив атлы яшь егетне күреп ала. Байларның Стильтон исемлесенең күңелендә шунда иблиснекенә тиң идея туа: егеттән уенчык ясыйм, ди. Ул аны яхшылап ашата-эчертә һәм күзләре очкынланырлык тәкъдим ясый: юк кына эш өчен ай саен ун фунт акча биреп барырга вәгъдә итә. Егет ул акчага үзәк урамнарның берсендә фатир арендаларга, шунда яшәргә, кичке биштән алып төнге уникегә кадәр беркая да чыкмыйча, тәрәзә төбендә яшел лампа кабызып торырга тиеш була. Шул хезмәте өчен егет ай саен ун фунт акча алып торачак, акча аңа хәсрәтсез яшәргә җитәчәк. Ул гына да түгел, күпмедер вакыт үткәч, егет янына ниндидер кешеләр киләчәк һәм аны байга әверелдерәчәкләр. Стильтонның 20 миллион фунт күләмендә капиталы була һәм аңа мондый уенны оештыру берни дә тормый. Егетне алдарга җыенмый ул, ун фунтлык социаль ярдәмне чынлап та тормышка ашырырга уйлый һәм вәгъдәсен үти дә. Вәгъдәнең теге күктән явачак байлык турындагы өлеше генә ялган була.
«Стильтон нинди начарлык эшләде?» дигән сорау күңелегездә туамы? Ачлыктан үлеп баручы яшь егеткә матди ярдәм күрсәтү изгелек бит инде. Әмма Стильтон кеше табигатен яхшы белә. Аның нияте буенча егет эче пошудан эчкечелеккә бирелергә яки акылдан язарга тиеш була. Чынлап та, көче-куәте җитәрлек булган кешегә тиктомалдан акча бирсәң һәм ярдәмнең даимилеген гарантияләсәң, бу бик усал шаяртуга әйләнәчәк. Шәхес таркалуның беренче адымы башланачак. Бу кагыйдәдән сирәк искәрмәләр дә була, әлбәттә. Әмма күпчелек тапталган юлдан китә. Җиңел тормыш тозагына каба. Бәхеткә, Джон Ив искәрмәгә туры килә торган егет булып чыга. Ул, чынлап та, эч пошудан интегә башлый, ләкин шешәгә үреләсе урынга китапка үрелә. Башлангыч белеме генә булган егет, тиешле фәннәрдән белем алып, медицина колледжына укырга керә. Танылган табибка әверелә. Дөрес, зур максатка ирешергә аңа иганәчесенең начар ниятен аңлап алу булыша. Тәрәзә төбендә янган лампаны карарга килгән Стильтонның кара ниятен үз авызыннан ишетә ул. Качып кына аны тыңлап тора. Социаль ярдәмнең үзен тормыш төбенә төшерү нияте белән бирелүен аңлый. Кара ниятле Стильтон исә биржа паникасы нәтиҗәсендә бөлә, аягын сындырып, фәкыйрьләр өчен ачылган хастаханәгә эләгә, Джон Ив атлы доктор аңа операция ясый.
Коммунистик идеологиянең дә банкротлыгы Стильтонныкына охшаган иде. Кешеләрне тигезлибез дип, күпме җаннар вәхшиләрчә кыелды, генофондның иң яхшы үрнәкләре лагерьларда черетелде, юк ителде. Әйе, әйе, социализм биргән мөмкинлекләрне файдаланып, Лондон фәкыйре кебек тормыш төбеннән калкып чыккан шәхесләр булгалады ул, булмады түгел. Ләкин аларның мөмкинлекләрен ачу өчен социализм кысалары тар иде, алгарышка этәрә торган стимул юк иде чөнки. Аларның кайберләре үз мөмкинлекләрен «тимер пәрдә»нең теге ягына чыгып ачты. Барыбыз да көндәлек файдалана торган «Ватсап» бар бит әле. Совет мәктәбендә белем алган егетнең хезмәт җимеше ул. Белемен һәм талантын тормышка ашыру өчен, аңа 16 яшендә Америкага китәргә, шунда байтак кына фәкыйрьлектән интегеп яшәргә туры килә. «Ватсап»ны исә 19 миллиард долларга сата, череп байый.
Googleга кем нигез салган дип уйлыйсыз? Әти-әнисе Мәскәү университетының мехматын тәмамлаган, СССРда фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнгән, әмма илдәге шартлардан риза булмыйча, Америкага киткән совет кешеләре булган, үзе дә СССРда туган егет.
Исемлекне дәвам иттерергә булыр иде. Бер генә нәтиҗә ясыйк: алгарышка ирешүнең алгоритмында «теплица шартлары» дигән адым юк, киресенчә, юклык, фәкыйрьлек, уңышсызлык белән сыналу бар. Технологик гигантларга җитәкчелек итүче кайсы гына шәхесне алып карама, күбесенең биографиясендә уңышсызлык этабы зур урын алып тора. Башта – сынау, кире кагылу, аннан – җиңү, инвесторлардан көтмәгәндә яуган ярдәм. СССРда кешеләрне тигезләргә омтылу аркасында, шәхес формалашуның шундый алгоритмы бозылган иде. Прогрессның тукталуына китерде бу, чөнки Аллаһы Тәгалә корган кешелек дөньясының яшәеш тәртибенә каршы килә иде. Коръәннең 43 нче сүрәсендә 32 нче аятьтә аңлата Галәмнәр Хуҗасы кешеләрнең акыл-интеллект, абруй-дәрәҗә, байлык-фәкыйрьлек ягыннан төрлечә яратылганнарын һәм моның җәмгыять яши алсын өчен шулай эшләнүен. Бер калыпка салу катастрофага китерә. Совет системасының кыска гомерле булуын мин үзем шуннан күрәм. Әмма капитализм да кеше табигатенә туры килми. Капитализмның хәзерге моделен кемнәр уйлап чыгарды? Гыйбриләр. Аның төп проблемасы – процент капиталы һәм матди байлыклар артыннан куып, Аллаһ куйган чикләрне бозу. Болар икесе дә кешеләрне юләрләндерә, ахыр чиктә рухи гына түгел, матди фәкыйрьлеккә дә китерә. Социаль протестның иң куәтлесен соңгы көннәрдә без кайсы илдә күзәтәбез әле? Израильдә. Монысы – аерым тема.
Планета буйлап башланган турбулентлык бер бездә генә түгел, социализмда яшәп карау тәҗрибәсе булмаган илләрдә дә «кызыл проект»ны торгызу теләген үстерә. Әмма ул проектка күчеп караган Латин Америкасы илләре бик тиз бөләләр. Социализмның соңгы утраулары булып калган Төньяк Корея һәм Кубада тормыш җәфалы һәм авыр. Соңгысы җимерелеп ятучы капитализм ягына авышырга ниятләп карый, әлегә тормышка ашырып бетерә алмый. Без зур тынгысызлык һәм болганчыклык периодына кереп барабыз. Һәм ул ике системага да алмаш булырлык строй үзенең байрагын югары күтәргәнче дәвам итәчәк.
Рәшит Фәтхрахманов
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat