Зәйнәб Фәрхетдинованы Илсөя Бәдретдинова белән Гүзәл Уразованы «кабатлауда» гаеплиләр

Татарстаның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова соңгы вакытта тышкы кыяфәтен үзгәртү буенча экспериментлар ясап кына тора.  Чираттагы яңа образы исә тагын күпләрне шаккатырган, ә кайберәүләр аны бөтенләй танымаган.

– Мине бүген бер хатын күрде дә, курыкты ахры: «Чудо-юдо», – дип ычкындырды. Әллә әкияти персонажларны әйбәт белә шунда. Минем үземә дә кызык тоелды: ниүжәли шулай куркыныч инде? Без үзебез дә визажист белән, Кардашьянны искә алып, көлешкән идек. Монда аңардан да бик еракка җибәрделәр әле мине. Ни генә эшләсәң дә, аның бит бер нәтиҗәсе булырга тиеш, шулай бит? Юкса, нидер эшләп маташуыңның кирәге дә калмый, – дигән җырчы.

Зәйнәпнең яңа образын социаль челтәрләрдәге күп кенә язылучылары бик ошатып бетермәгәннәр. Аңа визажистын алыштырырга киңәш итүчеләр дә бар.

«Бөтен Татарстанга бер пластик хирург һәм визажистмы соң ул, Илсөя, Зинира, Зәйнәб?», — дип тә сораганнар. Шулай ук аның яңа образында Гүзәл Уразова, Иркә чалымнарын күреп, башкаларны «кабатлауда» гаепләүчеләр дә булган. Кыскасы, җырчының яшьләргә ияреп, үз йөзен югалтуын тамашачы ошатмаган.

Әлбәттә, Зәйнәб Фәрхетдинованың яңа образын ошатучылар да бар, тик алар азчылыкны тәшкил итә.


4 фикер

  1. Кланышы кылга сыймый инде. Олыгая барган саен яшьләр кебек ни эшләгәненә ихътибар итми.Бер дә килешми. Гади,табигать биргән маьурлыкка ни җитә!? Бу кыланышына Зөфәр ничек түзәдер.

  2. ЗЭЙНЭП ФЭРХЕТДИНОВА ны кабатлардай жырчы гына курении эле!

  3. Җырлавы бик әйбәт.Киенүе,макияжлары гел яшьләрчә.Үзе булып калсын.шуннан да яхшысы булмас

Фикер өстәү