«Суперниндзя» экстремаль тамашасының финалисты Даниил Каргинов: «30 градус суыкта да физик күнегүләр ясыйм»

Әмма бу горурлану өчен бердәнбер сәбәп түгел. Хәтерегездәме, 6 декабрьдә Универсиада авылы тулай торагы янындагы бозны чистарткан егет турында күпме яңалык чыкты. Даниил Каргинов ул. Егет үзе яшәгән тулай торак коймасына: «Бу бозны студент чистартты (төнге 1.30 сәгатьтән иртәнге 6.30га кадәр). Моның өчен җаваплы кешеләрдән аермалы буларак, көн саен биредән үтеп йөрүчеләрнең тормышы һәм саулыгына битараф түгел ул!» – дип, язу да элеп калдыра.

Шушы көннәрдә Даниил «СТС» каналында бара торган «Суперниндзя» тамашасының финалисты булды. Популяр шоу катнашучысы белән без дә әңгәмә кордык.

– Даниил, үзең турында якыннанрак таныштырып кит әле.

– Мин Азәрбайҗан башкаласы кояшлы Бакуда туып-үстем. Анда татар бәйрәмнәрендә ярышлар оештыра идем. Кыскасы, татар мәдәнияте һәм традицияләре миңа якын иде. Шуңа күрә Казан федераль университетына укырга кердем. Хәзер инде мин, дүртенче курсны тәмамлап, диплом якларга әзерләнәм.

– Спорт белән дуслык кайчан башланды?

– Сигез яшьтән дзюдога йөрдем, аннары воркаут (урам тренировкалары. Күнегүләр күбесенчә турник һәм шуларга охшаш урам конструкцияләрендә ясала. – Авт.) һәм җиңел атлетика белән мавыктым. Шулай итеп, 2017 елга кадәр спорт белән һәвәскәр буларак шөгыльләндем. Беркөнне абыем миңа «Русский Ниндзя» һәм «Гонка героев» тапшыруларының чыгарылышларын күрсәтте. Кызыгып киттем, спорт белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнү максаты барлыкка килде!

– Димәк, «Суперниндзя» тамашасында катнашу хыялың максатка әверелде?

– Нәкъ шулай! Биш ел килгән шушы максатыма быел ирешергә язган булган икән. Тамашада катнашып, аның финалисты булдым!

Трассадагы сынауларны нинди шартларда узарга туры килде?

– Кыенлык буенча ярышлар дәрәҗәсен бәяләү мөмкин түгел диярлек! Кызганыч, һава шартлары начар иде: яңгыр яуганга күрә, трасса юеш һәм тайгак булды. Әйтергә кирәк, бәхет эше бу, сиңа ничек язган бит.

– Әлеге проектка ничек әзерләндең?

– «Кастингны уздың», – дип шалтыраткач, «Суперниндзя» тамашасына ныклап әзерләнергә вакыт та калмады. Әмма сәламәт яшәү рәвеше алып барганга күрә, махсус әзерлексез дә яхшы формада идем.

– Әлбәттә! Шулкадәр спорт белән дус булып, 84 чакрым йөгереп, парашют белән сикереп, төрле узышларда катнашып…

– Бер сүз белән әйтсәк, бу – функциональ үсеш. Мин дөрес туклану, йокы һәм күнегүләр режимын сакларга тырышам. Әйтик, көн саен кимендә 8 сәгать йоклыйм. Әмма командировкалар аркасында, бу һәрвакытта да мөмкин түгел. Универсиада авылы тулай торагы янындагы бозны да төн буе ватарга туры килде. Шундый очракларда мин төшке аш вакытында 1–1,5 сәгать йоклыйм. Тренировкаларга атнасына кимендә 6 тапкыр йөрим. Мәсәлән, иртәнге ашка кадәр түбән пульста йөгерәм, аннары гомуми физик күнегүләр һәм тартылу. Кичкә таба функциональ тренировка һәм махсус җиһазлар (каршылыклар) кулланып, трасса узам. Мин гадәттә саф һавада, хәтта 30 градус салкында да күнегүләр ясауны өстен күрәм.

– Тормышта спорттан башка тагын нәрсә белән мавыгасың? 

– Нәсел шәҗәрәсен төзеп, аның турында китап язам, физик культура турында фәнни материалларны өйрәнәм. Шулай ук бисер һәм Каспий кыслаларыннан эшләнмәләр ясыйм, роликта йөрим һәм даими рәвештә үземне яңа өлкәләрдә сынап карыйм.

– Нәсел шәҗәрәсе дигәндә, «Суперниндзя» тамашасында сине Тифлис кенәзенең варисы дип таныштырдылар.

– Өебездә нәсел тарихына бәйле бик күп документлар сакланган. Шуңа күрә миңа яшь вакытта ук шәҗәрә агачын өйрәнү кызык иде. Хәзер мин 11 буынга кадәр нәселне беләм, әмма һаман да аны өйрәнүне дәвам иттерәм. Сүз уңаеннан, бабамның бабасы Тифлис шәһәрендә кенәз булган. Ә әбиемнең әбисе Елизавета патша армиясе офицеры, хәрби табиб Каргинов Аслан Дзамбулат улына кияүгә чыккан. Рус-япон сугышыннан соң Баку шәһәрендә холера эпидемиясе башланган. Шунда табиблар төркеме белән бабамның бабасын да җибәргәннәр. Бәхеткә, алар эпидемияне җиңә алган һәм ул Бакуда калырга булган. Шулай итеп, безнең яңа тарих башлана. Ул үз вакытында туганнарым һәм әнием бүген яши торган йортта яшәгән.


– Киләчәккә планнарың хакында берничә сүз дә әйтсәң иде.

– Диплом якларга, магистратурага керергә һәм «Суперниндзя» тамашасының финалында җиңеп, яңа сезонга эләгергә! Шулай ук 2028 елда каршылыклар булган узышлар буенча Олимпия Уеннарында катнашырга ниятлим. Мин шундый узышлар буенча Европа чемпионатында катнашуга квалификация алдым, шуңа хәзер анда да чыгыш ясарга әзерләнәм.

Даниил, барысы да тормышка ашсын! Киләчәктә яңа җиңүләр сиңа!

Диана КАРПОВА

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү