Татарстанда «Идел сукмагы» аша йөрергә мөмкин булачак. 350 чакрым озынлыктагы җәяүлеләр маршруты бу.
Республика шәһәрләрен үстерү институтының Табигый территорияләрне үстерү һәм экотуризм дирекциясеннән хәбәр ителгәнчә, «Идел сукмагы» – Ульяновск өлкәсе чигеннән Чувашиягә кадәр Иделнең уң яры буйлап сузылган җәяүлеләр юлы ул. Бер өлеше Казаннан уза. Озынлыгы – 350 чакрым. Маршрут 5 районны, 100дән артыграк мәдәни мирас объектын һәм махсус сакланышлы 26 табигый территорияне берләштерә.
Проектның идеясе 2021 елда барлыкка килгән. Маршрутны туган якны өйрәнүче белгеч, сәяхәтче Тимур Циунчук эшләгән.
Җәяүлеләр юлын өлешләп узарга мөмкин. Ә инде бөтен маршрутны тәпиләп үтү өчен 12–14 көн вакыт кирәк. Махсус мобиль кушымта сукмактан адашмыйча бару мөмкинлеге бирәчәк. Җәен сукмакның беренче өлеше төзекләндереләчәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat