Татарстанда баланы таптаткан психик авыруга машина йөртү таныклыгы алу өчен белешмә биргән табибны хөкем итүләрен сорыйлар

Йөртүченең чире рульгә утыруга рөхсәт итү мөмкинлеге бирми.

Татарстан прокуратурасы Алексеевск районында баланың гомерен өзүгә китергән юл-транспорт фаҗигасеннән соң вазыйфаи җинаять турында җинаять эше кузгатуны таләп иткән.

Күзәтчелек ведомствосы баланы таптату очрагыннан соң юл хәрәкәте иминлеге таләпләренең ни дәрәҗәдә үтәлгәнлегенә тикшерү уздырган.

Бәхетсезлек очрагы 8 Март урамында килеп чыккан. Шевроле йөртүчесенең машинасы, “чыгымчылап”, нәни велосипедчыны бәрдергән. Малай шундук һәлак булган.

Автомобиль йөртүченең психиатрда учетта торуы билгеләнгән. Ир-атның рульгә утыруга рөхсәт итү мөмкинлеге бирми торган чире бар.

Әмма Алексеевск район үзәк хастаханәсе табибы биргән медицина белешмәсендә аның автомобиль йөртүгә комачаулардай чире барлыгы күрсәтелмәгән. Ул 2021 елның декабрендә машина йөртү таныклыгын алган. Шул рәвешле табиб үзенең вазыйфаи вәкаләтләреннән үз кесәсенә файдаланган булып чыга.

Прокуратура җинаять эшен кузгату турында мәсьәләне хәл итү өчен тикшерү органына материаллар тапшырган.
Район үзәк хастаханәсе җитәкчелегенә закон бозуга китергән сәбәпләр һәм шартларны юкка чыгару турында күрсәтмә бирелгән.

Шулай ук прокуратура хастаханә гамәлләрен законсыз дип тану өчен, ә ир-атны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү өчен озакламый судка дәгъва белән мөрәҗәгать итәчәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү