Гамил Әсхәдулла: «Мине алдасалар, алдый алсалар, шатланам гына»

Татарда юмор бармы, бүген ул ни дәрәҗәдә актуаль? Шушы өлкә табышлары һәм проблемалары турында «Мунча ташы» театры җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Гамил Әсхәдулла белән сөйләштек.

   Гамил абый, халык көлүне онытмадымы әле? Кеше көлдерү ансатмы?

– Дөнья коточкыч тизлек белән алга бара һәм аңа ияреп, күп кенә яңа нәрсәләр килеп чыга, искеләре, еш кына файдалылары, төшеп кала. Бу халык кәефендә, үз-үзен тотышында да чагыла. Әйтик, бүген үзара мәзәк сөйләшү бетте диярлек. Элек эштә дә, кайда да булса очрашсаң да, мәзәк сөйләшеп алыш бар иде. Үзенә күрә җорлыкта, зирәклектә көч сынашу иде ул. Фикерне эләктереп аласың да шуңа туры килерлек мәзәкне сөйлисең. Хәзер үзара сөйләшү юк, телефонда утырабыз. «ТикТок» ише социаль челтәрләргә чыккан мәзәк дисәң, мәзәк булып та җитмәгән хәлләрдән көләргә азапланабыз. Интернетта төрлесе бар, яхшысы да, яманы да, дигәндәй. Әмма аның белән генә чикләнергә ярамый. Ә халыкның көләсе килә. Елның авырлыгын шуның белән җиңәсе, күңелендәге шик-шөбһәне шулай таратасы килә аның. Мин моны быелгы концерт программасыннан чыгып әйтәм. Казанда 11 көн чыгыш ясадык, халыкның бик сагынганына инандык. Пандемия чорында да туктап калмаска тырыштык, авырлыгы бик күп булса да, йөрдек. Туктап калу – артист өчен иң начар нәрсә.

Халыкны көлдерү ансат түгел. Әйтәм бит, дөнья шулкадәр тизлек белән үзгәрә, кичәге юмор бүгенгә ярамый. Әйтик, бүген пенсия реформасы турындагы мәзәк белән көлдереп булмый. Кичә шаярткан темаларга бүген кагылырга ярамый. Монда инде юмордан бигрәк сатира турында сүз бара.

«Сатира» дигән жанр исәнме?

– Сатира бар, әмма дәрәҗәсе элеккеге кебек түгел. Халык та бик яратып бетерми аны. Сәхнәдән дә авырткан җиреңә кагылсыннар әле. Сатира бит ул – кешеләрнең, җәмгыятьнең, хөкүмәтнең җитешсезлекләреннән әче көлү, ни дисәң дә. Әмма сатирасыз юмор була алмый. Чөнки халыкның дөреслекне дә ишетәсе килә. Шуңа күрә без, телефон аферистларын, төрле алдауларны юморга төреп, халыкка җиткерергә тырышабыз. Өлкәннәр, кара әле, миңа да «акча сал әле» дип шалтыраталар бит дип, күңеленә салып куя. Менә шундый тормышчан хәлләргә тукталырга тырышабыз. Искерми торган темалар арасында җитәкчеләрнең балаларын «җылы» урыннарга урнаштыру бар. Атасы урнаштырган, ә теге эшли алмый. Халык андый мисалларны тормышта да очраткан, шуңа көлә инде ул.

Гамил Афзал, Фәнзаман Баттал сатирасы, Зөлфәт Хәким, Марат Кәбиров юморы сәхнәдә кулланырлыкмы?

– Юмор-сатира әсәрләре белән «Чаян» журналында таныша идек. Хәзер анда яңа исемнәр бар микән, әйтә алмыйм шул. Һәрхәлдә шәп сатирик барлыкка килгәнлеге турында хәбәрнең миңа ирешкәне юк. Гамил Афзал, Фәнзаман Баттал, Зөлфәт Хәким, Марсель Галиев, Камил Кәримов, Марат Кәбиров, Алмаз Хәмзин әсәрләре монологлар өчен әйбәт, әмма сәхнәдә уйнарлык түгел. Туксанынчы елларда иң чәйнәлгән тема армия хезмәте булса, бүген инде аның тирәсендә шаярып булмый. Хәтта такмакларның да күбесе яраксыз. Хәзер һәр халыкта телне саклау проблемасы бар. Димәк ул темага миниатюралар артачак. Бу җәһәттән кызыклы күзәтүләр ясадым әле. Мәсәлән, башка милләт кешесе татар телен өйрәнсә, ул татардан чистарак сөйләшәчәк. Шул кешене татар кешесе белән сөйләштерсәң, бот чабып көләрлек хәл килеп чыгарга мөмкин. Безнең телдә нинди генә паразит сүз, нинди генә алынма юк чөнки! Чечня башлыгы да әнә «дон» дигән сүзне кушып сөйләшә. Алла белсен аның нәрсә аңлатканын!

Аннан соң залда утырган яшенә дә, картына да аңлаешлы мәзәк табарга кирәк. «Чат саен ч@т» дигән тамашада без әнә шул максатка ирештек кебек. Җырчылар яңа аранжировка ясап, җырга яңа сулыш өрә ала, без мәзәкне заманчалаштыра алмыйбыз шул. Үзебезнең багаж да саллы, әмма аның барысы да хәзерге заманга яраклы түгел. Алай да бу сезонда өйләнү темасына кагылышлы миниатюраны яңарттык. Халыкка «тиде», рәхәтләнеп карады.

Сезнең юмор ничек туа? Импровизацияме, китаптан аласызмы?

– Китаптан бик алыр идек, аларны сәхнәдә уйнап булмый. Хәтта квнщиклар белән дә элемтәгә чыгып карадык. Аларның да хәлләре бик яхшы түгел. Хәер, бездә генә түгел, Россия буенча шул ук хәл. «Беренче канал»да бара торганының да рәте бетте. Юморның эчтәлеге калмады. Көлке кризисы яшерен-батырын түгел, бар инде ул. Илдәге вазгыятькә дә бәйле ул. Җәелеп китеп шаяртырга да ярамый, кысаларга кердек. Интернет «юморист»лары да, көлдерәм дип, әллә кайларга төшеп бетә. Җим булмасмы дип, инде аларын да күзәтеп барырга тырышам. Ир белән хатын булып шаяручылар бар, пародия ясаучылар. Җырчы Диләрә Илалетдинова безгә пародия ясаган иде. Шалтыратып рәхмәт әйттем, үзебезгә эшләргә дә чакырдым хәтта. Куркыбрак калды әле. Хәер, пандемия чорында туган күп кенә интернет образларның кызыгы бетте. Шул ук Шарапҗан да ул кадәр аудитория җыймыйдыр дип уйлыйм мин.

1 апрель сезнең өчен нинди көн ул?

– Элек ул көннең ниндидер бер шатлыгы, берләштерү көче бар иде. Гәрчә уйлап чыгарылган көн булса да. Үзең алдансаң да кызык иде. Хәзер аның асылын гына түгел, көлкенең асылын аңлау да бетеп бара. Без бәләкәй чакта язын урамда чокыр казый идек. Үткән-сүткән кеше шунда төшеп чума. Хикмәт нәрсәдә: суга төшкән кеше дә, тәки каптырды бит мине дип көлә, син дә. Хәзер шулай эшләп кара әле: кыйммәтле туфлие белән төшеп киткән кеше артыңнан күсәк тотып куарга, үзеңне судка бирергә мөмкин. Элек шаяруны кабул итү бар иде. Хәзер кеше белән шаярырга куркыныч. Минем үземә ошый көлке көне. Әмма адәм баласы шаяртуның бөеклеген һәм көчен белеп шаярырга, кешенең чынлап та кәефен күтәрергә тиеш. Шаяруда да чама бар.

Алдау көнендә кемнәрне төп башына утыртканыгыз бар?

– Бәләкәйдән шуграк бала булганмын. Әтине дә төп башына утырткан булды. Өмә ясап өй җиткерәләр иде, бардым да: «Әти, сарык бәрәнләде», – дип әйттем. Әти, кайтып килергә дип, бура өстеннән төшә башлады. Үзе: «Буаз сарык та юк бит, тәкәләр генә калдырдым», – дип уйлый икән. Шуннан кире борылды инде. Гаиләдә без биш малай үстек. Берәр нәрсә эшли башласак, берәр вакыйганы күпертеп сөйләргә ярата идем. Авызларын ачып тыңлыйлар иде инде. Хәзер көлке көнендә хезмәткәрләр белән берәр мөгез чыгарабыз. Мине алдасалар, алдый алсалар, шатланам гына.

Сезнең өчен тыелган темалар бармы? Кемнәрдән, нинди күренешләрдән көләргә ярамый?

– Шәхесләрдән исемнәрен әйтеп көләргә ярамый. Дин дә кушмый аны… Җитәкченең кимчелекләреннән көләсе булса, Гали Галиеч дигән образ ярдәмгә килә. Татарда бит Гали Галиеч гомумән була алмый. Бездә балага атасы исемен кушмыйлар. Шулай да Чаллыда Ренат Ренатович дигән кеше табылды әле. Изге әйберләрдән, диннән көләргә ярамый. Ләкин дин әһеленнән көләргә ярый. Дин әһеле дә кимчелекләрдән азат түгел. бигрәк тә тормыш тәҗрибәсе булмаган кешеләрнең вәгазь cөйләве, сине тормышка өйрәтүе мәзәк. Әниләрдән көләргә ярамый. Ялгышса да, әни әни булып кала. Кимчелектән көләргә кирәк. Урамга чыксаң, күзгә ташланган иң зур кимчелек нәрсә? Яшьләрнең «вейп» дигән нәрсәне суырып йөрүләре. Менә – көлке объекты. Ләкин аны сәхнәгә менгерсәң, ник алай эшлисез дип гаепләүчеләр дә бар. Имгәк ирләрдән көләргә кирәк. Хатыны тормыш алып бара, ә ул бармакка бармак та сукмый. Аннан сезнең журналист халкы, сәхнәгә тагын сәрхуш ир чыгардылар, дип яза инде. Ә без аны эчмәсен дип күрсәтәбез. Элек клуб янына килеп туктыйсың, берәрсе: «Син нәрсә анда безне күрсәттең?» – дип сорый. «Кайда?» – дигән булам. «Теге ябык малай безнең Рафиска охшаган бит», – ди. Үзләрен күреп айнысалар, шәп бит инде. Җыеп әйткәндә, «Мунча ташы»нда – тормышчан юмор.

Мин авылда яшим. Капка төбендә бөдрә тал үсә, янына эскәмия дә ясап куйдым. Шуңа кич чыгып утыручы яшьләр юк. Егет белән кыз хәзер кайда күрешә икән? Машинададыр индеМөгаен, мәхәббәт тә сүрелгәндер хәзер. Ә бит мәхәббәт темасына юмор да бик күп. Ир белән хатын, егет белән кыз, берсе гадәттә җебегәнрәк була. Шундыйларны хәзер уйнап булмый инде. Безнең яшьләр аңламаячак аны.

Яшьләр күбрәк «Stand up» жанрын үз итә. Стендаперлар турында нинди җылы сүз әйтерсез?

– «Stand up» начар нәрсә түгел, әгәр эчтәлекле булса. Әле беркөн генә шуны карарга дип махсус бардым. Кеше көлдерер өчен сүгенделәр дә, кыскасы, булдыра алганның барысын да эшләделәр. Ә бит алар яшьләр аудиториясенә эшли. Шуны рәхәтләнеп, «Мунча ташы»ннан да ныграк көлеп карадылар. Чөнки анда оятсызлык, сүгенү. Мин аны кабул итә алмыйм. Андый юморның урыны – мунчада. «Stand up» башкача да була ала. Без аны «Мин – юморист» дигән проектта эшли башлаган идек. Теләктәшлек булмагач, тукталып калды.

Яшерен-батырын түгел, 20 еллап элек безнекеләр дә сүгенә башлаган иде. Үзләрен тотып сүктем. Шактый вакыт узгач, шул малай, ярый әле туктаткансың, дип рәхмәт әйтте.

Татар юмористы дигәч, кем күз алдына килеп баса?

– Татарда бөтен театрлар да юморны бик оста куллана. Бусы – күмәк юмор. Ә эстрадага килсәк, Салават Фәтхетдинов һәм Җәвит Шакиров үзләренең программасында юморны оста куллана. Рифат Зарипов җыр арасында юмор сөйләп ала. Бездән кала миниатюра уйнаучы Данир Сабиров бар. Кызганыч, Әбри Хәбриев тә җырга күчте. Репертуар таба алмагач, юмористлар да бетә торгандыр. Язучылар юк. Юморист дигәч, күпләрнең күз алдына калын кашлы Рәшит Шамкай килеп басадыр. Ул да мәрхүм инде. Равил Шәрәфи… Хәзер инде ул да сәхнәдән юмор сөйләми. Якташым Алмаз Хәмзин бар.

Театр дигәннән, Казахстанда 6 юмор театры бар, бездә бер «Мунча ташы». Сәбәбе нәрсәдә?

– Казахстан белән без элемтәдә. Нәрсә диим, алар булдыра. 1978 елдан бирле телевидениедә, «Уральские пельмени» шикелле мәгънәле шоу алып баралар. Минем дә телевидениедә шундыйрак тапшыру эшлисем килгән иде, барып чыкмады. Югыйсә татар каналларында юморга кагылышлы бернәрсә дә юк. Ерак китәсе түгел, Башкортстанда да юмористларга кытлык. Анда баргач, безне күтәреп кенә йөртәләр. Халык көлүдән бизмәсен, ә юмор төсмерләргә баесын өчен, радио-телевидение дә шул юнәлештә эшләргә тиеш. Бездә ул юк. Матбугатта да жанр буларак ул күтәрәм хәлендә. Безнең бит тәҗрибә бар, уртаклашырга җай юк. Бездән соң кем кала? Мәктәпләргә барсаң, балаларның да «юморить» итәргә теләге бар. Оештырып эшлисе генә. Сәбәбе, дисең. Аның сәбәбе бездә түгел, без эшләргә әзер. Калганын үзең белешеп бетер инде.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

 


Фикер өстәү