17 апрельдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә

Ул 10 майга кадәр гамәлдә булачак. Министрлар Кабинеты карары нигезендә, бу чорда учак ягарга, көнкүреш калдыклары, чүп-чар, чыбык-чабык яндырырга ярамый. Шулай ук урманга якын урнашкан авыл-бистәләрдә, шәһәр яны бакчалары, балалар лагерьларында, ачык утка куеп, мангалларда, башка махсус савытларда ризык әзерләү тыела.

Бу чорда министрлыклар һәм ведомстволар үз карамагындагы объектларның тирә-юнен чүп-чардан чистарту, янгын куркынычын күздә тотып, су белән тәэмин итү чыганакларының төзеклеген тикшерү, ут чыгу куркынычы белән янаган эшләрне чикләү буенча чаралар күрергә тиеш.

Сүз уңаеннан, бу атнада республикада урманнар һәм торак пунктларны янгыннан саклау эшен оештыру чаралары расланган.


Фикер өстәү