Татарстанда «Кызыл кәнәфер» Бөтенроссия хәйрия акциясе 20 апрельдә башланачак

«Кызыл кәнәфер» Бөтенроссия хәйрия акциясе Татарстанда быел 20 апрельдән башлана. Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм итүгә багышланган чара бу. Аның символы сурәтләнгән истәлек значоклары, гадәттәгечә, челтәр кибетләрендә, онлайн мәйданчыклар һәм җәмәгать урыннарында сатылачак. Акцияне «Буыннар хәтере» фонды оештыра.

Истәлек значоклары сатудан кергән акча дарулар, инвалид коляскалары, колак аппаратлары, протезлар һәм ветераннар өчен кирәкле башка әйберләр сатып алуга тотылачак. Акция 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк.


Фикер өстәү