Гөлназ Шәрипҗанова концерт вакытында аңын җуя язган

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар гастрольләре белән Татарстан районнарында йөри. Аларның бер концертларында күңелсез вакыйга килеп чыга — сәхнәдә җырлаганда Гөлназның хәле начарланган.

Бу хәл Арчада булган. Гөлназга начар булгач тиз генә сәхнәгә урындык алып чыгып, җырчыны утыртканнар, су биргәннәр. Ләкин алай гына да хәл кермәгән. Аны урамга алып чыгып киткәннәр. Әлеге хәлдән соң, кайберәүләр Гөлназны йөкле дип тә уйлаган.

Бүген җырчы тамашачылары алдында гафу үтенгән, аларга рәхмәтләрен җиткергән.

– Кичәге хәлгә әз генә ачыклык кертәсем килә. Бар да яхшы, рәхмәт, борчылуыгыз өчен. Барысы да бергә җыелгандыр инде: әйтик, ашамаганлыктан, күлмәкләр тыгыз булу сәбәпле һәм сәхнәдә нык эссе иде, һава җитмәде. Күзләрем томаланып, аякларым тотмый башлады, күз аллары караңгыланды, баш әйләнде. Шулхәтле начар булды. Утырып та тордым, су да эчтем. Барыбер хәл кермәде. Аннары биючеләр бугай, мине урамга алып чыктылар, шуннан соң, саф һавада рәтләндем. Бөтен көчебезне җыеп, концертыбызны ахырына кадәр тәмамладык. Тамашачы, зур рәхмәт,  «за поддержку»! Бар да яхшы булыр Алла боерса. Барыбыз да исән-сау булыйк, – дип сөйләгән Гөлназ социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Шулай да тест ясатмадым әле», – дип тә өстәгән җырчы.

 


Фикер өстәү