Казанда «Бизнес делает добро-2023» корпоратив волонтерлык республика конкурсында җиңүчеләре бүләкләнде

Хезмәт вазыйфасын үтәп түгел, йөрәк кушуы буенча. Волонтерлык белән шөгыльләнүче төрле предприятие һәм оешмалар хезмәткәрләре әнә шулай ди. Казанда «Бизнес делает добро-2023» корпоратив волонтерлык республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

– Яшь белгечләр һәм җитәкчеләр профсоюзлар ярдәмендә үз компанияләренең тормышын яхшырту буенча зур эш башкара. Без аларның территорияләрне, парк һәм скверларны тәртипкә китерүдә ничек ярдәм итүләрен күрәбез. Активистлар эшчәнлеге турында күбрәк сөйләргә, күрсәтергә кирәк. Бу – тирә-юньдәге дөньяны яхшырак итүчеләр, – диде бүләкләү тантансында «Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре берлеге» республика иҗтимагый оешмасы советы рәисе Айдар Сәгыйтдинов.

Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова ирекле иҗтимагый инициативаларның ярдәмгә лаек булуын билгеләп үтте.

– Республика корпоратив волонтерлыгының актив үсүе сөендерә. Бүген монда үз эшенең иң яхшылары җыелган. Бу – предприятие һәм оешмаларда социаль җаваплылыкны үстерүгә игътибар бирүче кешеләр. Волонтерлык балачактан башлап, матур көмеш яшькә кадәр кеше тормышының барлык этапларына үтеп керергә тиеш, – диде министр урынбасары.

Хезмәткәрләрнең үзләренә дә, җәмгыятькә дә файда. Татарстан Иҗтимагый палатасының икътисад һәм гражданнар тормышы инфраструктурасы мәсьәләләре буенча комиссиясе рәисе Айрат Гыймадетдинов корпоратив волонтерлык турында әнә шулай диде.

–  Кеше, нинди дә булса файдалы эш эшләгәндә, үзен яхшырак хис итә. Шул рәвешле, ул бөтен җәмгыятькә игелек эшли. Битараф булмаган хезмәткәрләр, социаль проектларда катнашып, үз эшләрендә күбрәк мәгънә күрә. Алар эшли торган мохит тә уңайлырак, җанлырак була бара. Бу үз чиратында эшкә мотивациядә чагылыш таба, – ди комиссия рәисе.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, корпоратив волонтерлыкта катнашу кадрлар агымын 30–40 процентка киметә. Ә кадрлар проблемаларын бүген бизнес беренче урынга куя.

– Җаваплы, битараф булмаган, зур перспективалы яшь хезмәткәрләр булу бик мөһим. Башкарган эшләрегез, ирешкән нәтиҗәләрегез өчен рәхмәт сезгә. Ирешелгәннәрдә тукталып калмаска, яхшылык эшләүне һәм дөньяны яхшы якка үзгәртүне дәвам иттерүегезне телибез, – диде Айрат Гыймадетдинов.

Ләйсән Сафина

 

 


Фикер өстәү