Йөз еллык очыш

Күптән түгел гражданнар авиациясе үзенең 100 еллыгын билгеләп үтте. Бу көн – безнең өчен дә зур бәйрәм. Чөнки Татарстан бу юнәлештә илебез үсешенә зур өлеш кертте һәм кертә.

Казан авиация институтын тәмамлап, хезмәт юлын беренче көннән үк Казан авиация заводында башлаган һәм бөтен гомерен диярлек шуңа багышлаган, бүлек җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелгән Рәфхәт Тәлгать улы Фазлыев, лаеклы ялда булса да, бүген дә самолетлар тарихы белән кызыксынуын ташлый алмый әле. Кайберләре, «иң-иң»нәре турында дип әйтик, безгә дә сөйләде.

Беренчеләр

Инде 1920–1930 нчы еллар башында ук совет авиаконструкторлары, һавада «Юнкерс», «Фоккер» кебек  иномаркаларга көндәш булырлык очкычлар әзерләү өчен, булдыра алганның барысын да эшлиләр. АК-1 дип исемләнгән дүрт урынлы беренче совет пассажир самолеты 1923 елда конструкцияләнә. Аның тизлеге сәгатенә 146 км була һәм ул 2022 метрга кадәр күтәрелә ала. Дөрес, 1000 метр биеклеккә күтәрелер өчен  шактый вакыт – 16 минут сарыф ителә. АНТ-2 исә тулаем металлдан эшләнгән беренче самолет була. Ул нигездә илебездә җитештерелгән материаллардан гына эшләнә. Шулай итеп, 1925 елда инде чит ил самолетларын бөтенләй диярлек кулланмый башлыйлар.

Күзгә күренмәс

Пе-2 самолеты беренче тапкыр 1928 елның 7 гыйнварында һавага күтәрелә. Барлыгы шундый 40 мең очкыч эшләп чыгарыла. Бөек Ватан сугышында искиткеч батырлыклар күрсәткән легендар самолет Казанда җитештерелә. Пе-2, реактив авиация чоры булуга карамастан, 1950 нче елларда Кореяда да сугышырга өлгерә. Америка очучылары аны «күзгә күренмәс» дип атыйлар, чөнки бу самолет бик түбәннән оча, реактив самолетлар һөҗүме өчен тизлеге дә акрын була. Фанера һәм тукымадан эшләнгәч, радарлар да тота алмый.

Искиткеч

«Максим Горький» исеме белән йөргән АНТ-20 дөньяда иң зур самолет була. Аны 200 (!) кешелек комиссия кабул итә. 1934 елның июнь аенда очкычны беренче тапкыр легендар очучы Михаил Громов һавага күтәрә. Ул аның турында «искиткеч самолет» дигән сүзләр әйтә.

Бу очкыч бортка 8 экипаж әгъзасын, 72 пассажирны ала. Әмма үзенчәлеге шунда: ул агитсамолет була. Аның бортына электростанция, кинопроектор, китапханә, типография урнаштырыла. Салон идәненә, каюталарга келәм җәелә. Буфет эшли.

Самолет 1935 елның 18 маенда фаҗигагә очрый. Кино төшерүчеләр үтенече белән авиатөзүчеләрнең гаиләләре өчен әзерләнгән очышта И-5 очкычы «Максим Горький» тирәсендә үлем элмәге ясамакчы була һәм аңа килеп бәрелә. Фаҗигадә дистәләгән кеше һәлак була, самолет шартлый.

Рекорд

Ан-2 –бер моторлы дөньяда иң зур биплан. Ул беренче тапкыр 1947 елның 31 августында очыш ясый. Гиннесның рекордлар китабына 70 ел буена берөзлексез җитештерелгәне өчен эләгә. Җитештерүне соңрак Кытайда дәвам иттерәләр. Самолет чын солдаттан ким булмый: чаңгыда да шуа, җирдә дә тәгәри, суда да йөзә. Командир үзе өстән күзәтеп, теләгән урынга төшереп утырта да ала.

НЛО

1956 елда беренче совет реактив пассажир самолеты Ту-104 Лондонга төшә. Көнбатышны СССРның мондый очкыч төзүе бер гаҗәпләндерсә, интерьерга карап, алар телсез кала. Британия матбугат чаралары аны НЛО, ягъни билгесез очу аппараты белән тиңлиләр. Икенче көнне тагын бер Ту-104 килеп төшкәч, «Руслар самолет номерларын буяп, яңасын язалар», – дип язып чыгалар. Шулвакыт Андрей Туполев Лондонга берьюлы өч очкыч җибәрергә куша.

Трап таба алмыйлар

Ике палубалы беренче совет очкычы Ту-114 1957 елда һавага күтәрелә. Ул дөньяда иң зур самолетларның берсе була. 1959 елда Америкага төшеп утыргач, 40 минут буена аңа туры килерлек трап таба алмыйча йөдиләр. Иң биеген китереп, өстенә баскыч куярга туры килә. Шул ук елның сентябрендә, шул ук борт белән Америкага Хрущев килә. Ул вакытта очкыч сынау чорын да үтеп бетермәгән була әле. Сынау да үтмәгән очкычка утырып, дәүләт җитәкчесенең чит илгә килүе тарихта беренче һәм соңгы очрак була.

Тавыштан да тизрәк

Тарихта тизлеге тавышныкыннан да югарырак булган Ту-144 пассажир самолеты 1968 елның 31 декабрендә һавага күтәрелә. Бу вакыйга аның көндәше – Англия һәм Франция җитештергән «Конкорд»тан ике ай элегрәк була. Совет лайнеры аңа караганда биегрәк, тизлеге зуррак һәм куәтлерәк була. Әмма бер ягы бар: двигательләре ягулыкны яман да күп «ашый». Шуңа күрә, алдан уйланылганча, бу суперлайнерда Хабаровскига яки Владивостокка барып җитә алмыйлар. Иң ерак маршрут Мәскәүдән Алматыга кадәр була.

Футбол кыры

Ан-225 – дөньяда иң зур һәм иң авыр очкыч. Канатлары футбол кырына чак кына сыя. Бу гигант «Энергия-Буран» космик проекты кысасында барлыкка килә. 1989 елның май аенда ул «Буран» космик кораблен Париждагы авиасалонга алып бара һәм анда барысын да шаккатыра. Бу самолетның исәбендә 240 дөнья рекорды, шулар арасында – иң авыр йөк (253 тонна), иң авыр монолит йөк (188 т) һәм иң озын йөк.

Җирле халык өчен

Як-40 – җирле авиалинияләр өчен иң беренче өч двигательле пассажир самолеты. 1960 нчы елларда эшләнә. 1970 елда аның авторы Яковлевка Ленин премиясе бирелә. 1972 ел урталарына бу очкычлар 150 млн км юл үтеп, 7 млн пассажирга хезмәт күрсәтергә өлгерә.

Беренче номерлы борт

Ил-96-300 – ерак җирләргә йөртүче киң фюзеляжлы самолет. Россия Президенты өчен махсус җитештерелә. Бу лайнер – дөньяда иң куркынычсыз очкычларның берсе. Аңа кадәр Брежневтан алып Ельцинга кадәр ил җитәкчеләрен Ил-62 самолеты йөртә.

1936 елда авиапассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту турында указ чыга. Самолетларда буфет барлыкка килә. Беренче стюардесса хезмәт күрсәтә башлый. Штат расписаниесендә ул кладовщик дип рәсмиләштерелә. Кайнар әбәт белән сервис Ту-104 самолетында 1956 елда оештырыла. Менюга ит, гарнир, яшелчә, сыр, колбаса, уылдык, май, җиләк-җимеш керә. Кайбер линияләрдә шампан шәрабе белән дә сыйлыйлар.

Казан авиация заводы 1927 елның май аенда төзелә һәм хәрби, пассажир самолетларының яңа төрләрен җитештерү өлкәсендә гел алдынгы урыннарда була. Шушы еллар эчендә завод 34 төр авиация техникасы җитештерә. Алар арасында дөнья күләмендә билгеле Пе-2, Пе-8, Ту-16, Ту-104Б, Ту-22МЗ самолетлары бар.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү