«Безнең эштә озак тоткарланмыйлар»: КФУ студенты билет тикшерүче һөнәренең нечкәлекләре белән танышты

Балачакта театрларга йөргәндә матур милли костюмнар кигән билет тикшерүчеләрне күргәч, аларның хезмәтен бик җиңел дип уйлый идем.  Бу эш карап торышка бернинди дә хезмәт таләп итми торган төсле тоела. Матур туташлар яки апалар елмаеп каршы алалар, залда урыныңны табарга ярдәм итәләр һәм озатып калалар. Әлеге мөлаем туташлар урынында эшләп караганчы минем фикерем  шулай иде.

К.Тинчурин исемендәге театрда билетер вазифасына кеше кирәклеген белгәч, шунда барып карарга булдым. Әңгәмәдән соң мине икенче көнне үк стажировка үтәргә чакырдылар. Театр кич кенә башланасы булса да, эшкә көндезге өчкә килергә куштылар. Башта менеджер бөтен театр бинасы буенча экскурсия уздырды, эвакуация булганда чыгу, тамаша залына керү юлларын, намаз уку бүлмәләрен күрсәтте.

Безнең вазифага тамаша залын әзерләү дә керә иде. Башта бөтен урындыклар капланган зур җәймәне җыеп аласың. Аннары үзеңне тамашачы килүгә әзерләү башлана: битеңне рәткә китерәсең, чәчләреңне җыясың, милли костюм киеп, чәчеңә калфак беркетәсең.

– Безнең эштә бик тоткарланмыйлар ди, — билетер кызларның берсе Алсу. — Чөнки ялсыз эшләргә туры килә, ә хезмәт хакы аз. Шуңа күрә әлеге вакансия гел ачык…

Тамашачы килер алдыннан кемнең кайда басып торачагы билгеләнә. Шулай итеп сәгатькә якын елмаеп, коллегаң белән сөйләшми дә басып торасың. Аннары театр залы ишеге ачыла һәм тамашачыларга урыннарың табарга ярдәм итәсең. Моның өчен алдан залның планын өйрәнгән булу зарур.

Спектакль башланганнан соң, билет тикшерүчеләр ишекләрне сак кына ачып һәм ябып, чыгу ихтыяҗы булган һәр кешене чыгарып һәм кертеп, ишек янында ике сәгатькә якын басып торалар. Спектакль тәмамлангач, ишекләрне ачып,  тамашачыларны чыгаралар.

– Тамашачы  спектакль яки актерга бәйле теләсә нинди сорау бирергә мөмкин. Шунлыктан бөтен актерларны, репертуарларын белергә кирәк, – ди  коллегам Алинә.

Тамашачылар таралганнан соң, урындыкларның утыргычларын күтәреп, яңадан җәймә белән ябып куясың. Иң ахырдан бөтен ишекләрне ябып, ут сүндерү дә билетер кызларның вазифасына керә.

Нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә: әлеге эштә иң кыены, мөгаен, сәгатьләр буенча басып торудыр. Тик арыганыңны, аягың авыртканын да, чыраеңа чыгарырга ярамый. Тамашчы алдында син елмаеп торган матур «кәртинкә» булырга тиеш. Коллегаларың белән сөйләшми басып тору да миңа бик җиңелләрдән тоелмады.  Ялларсыз көндезге өчтән төнге унбергә кадәр эшләү өйгә кайтуда кыенлыклар тудыра, чөнки бу вакытта транспорт йөрүдән туктый. Хезмәт хакына килгәндә, 14-15 мең чамасы, студент өчен ярап торса да, эшлим дисәң, уку турында онытырга туры килмәгәе.

Бу эш гел кыенлыклар һәм минуслардан гына тора икән дип уйлый күрмәгез. Мәдәният белән кызыксынган, театрларга йөрергә яраткан, танылган артистлар белән бер коллективта эшләргә хыялланучылар өчен бу менә дигән эш!

Регина Гыйниятуллина

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү