Татарстанда махсус хәрби операциядә һәлак булган 35 яшьлек Ирек Зыятдинов белән хушлаштылар

Бөгелмәдә Украинадагы махсус операциясе барышында батырларча һәлак булган 35 яшьлек өлкән матрос Ирек Зыятдиновны соңгы юлга озаттылар. Бу хакта «Бөгелмә газетасы» хәбәр итә.

Ирек Зыятдинов контракт буенча Төньяк флотның хәрби диңгезчесе сыйфатында хезмәт иткән. 2022 елның сентябрендә Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән өлешчә мобилизация кысаларында Надым (ЯНАО) шәһәреннән хезмәткә чакырыла.

2023 елның 20 мартында миномет атуы нәтиҗәсендә һәлак булган.

В Татарстане простились с погибшим в СВО 35-летним мобилизованным Иреком Зиятдиновым


Фикер өстәү